Балалар ялына ташламалар тагын да күбрәк: Дамир Фәттахов кешбэк программасындагы яңалыкларга аңлатма бирде

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Программа киңәйтелде – хәзер кешбэкны 2021 елның 25 маена кадәр сатып алынган юлламалар өчен дә алырга мөмкин. Мондый карар Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан кабул ителде. Бүгенге көндә программада Татарстанның 84 лагере катнаша.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 25 маеннан һәр ата-ана балалар лагерена юллама бәясенең 50% ын кире кайтару мөмкинлегенә ия булды.

«Кешбэк программасы шактый тиз эшли башлады. Безнең Татарстанда бу программа буенча 13 меңгә якын юллама сатып алынган инде. Параллель рәвештә безгә шартлар буенча сораулар күп килә. Кешбэк лагерьга юллама өчен ата-аналар керткән суммадан кире кайта. Әгәр килешүдә сумманың бер өлеше өстәмә хезмәт (педагоглар эше, экскурсияләр һ.б.) буларак язылган булса, бу суммадан, кызганычка каршы, кешбэк күздә тотылмый», – дип нәтиҗә ясады ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов. 

Аның сүзләренә караганда, 2021 елның 25 маена кадәр сатып алынган юлламага кешбэк алу өчен Россия Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирергә, путевка алу турында килешү төзергә, түләү документларын һәм түләү картасы реквизитларын кертергә кирәк.Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, юллама бәясенең бер өлешен коммерцияле булган лагерьга сатып алган очракта гына алырга мөмкин.

2021 елның 25 маеннан соң сатып алынган юлламалар белән программада катнашу өчен «Мир» картасына ия булырга һәм балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыруда эчке туристлык сәфәрләренә ярдәм итү системасында «Сәяхәтләр дөньясы» сайтында теркәлергә кирәк. Шуннан соң юллама бәясен «Мир» картасы белән түләргә һәм нәтиҗә көтәргә – 5 эш көне дәвамында юллама бәясенең 50% ы картага әйләнеп кайтачак. Иң зур кешбэк 20 000 сумга җитә.

Әлеге программа шәһәр читендәге стационар балалар сәламәтләндерү лагерьларына юлламаларга гына кагыла, ул мәктәп яны лагерьларын, палаткалы сменаларны, санаториял әрдә дәвалануны үз эченә алмый.

Ял һәм сәламәтләндерүне оештыручыларга, республика гражданнарына җәйге сәламәтләндерү кампаниясен уздыру мәсьәләләре буенча «Кайнар линия» телефоны эше оештырылды, шул исәптән юлламаларның бер өлешен кире кайтару мәсьәләләре буенча консультация алып барыла («кайнар линия» телефоннары: 8(843)-207-28-73).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International