«Озын тәнәфес» бәйгесе җиңүчеләре Казанга кайтты

2021 елның 25 июле, якшәмбе

Казанга Кырымнан «Озын тәнәфес» бәйгесендә җиңгән татарстанлылар кайтты. Аларны ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов каршы алды.

Министр билгеләп үтүенчә, министрлыкның төп бурычы – яшәү урынына карамастан, яшьләргә тигез мөмкинлекләр бирү. «Озын тәнәфес» Бөтенроссия бәйгесе – шундый мәйданчыкларның берсе. Биредә һәр мәктәп укучысы әти-әниләренең мөмкинлекләре, яшәү шартлары һәм урынына кармастан, үз-үзен күрсәтә ала.

«Теләк һәм тырышып эшләү – бу бары тик сездән генә тора, ә бәйге исә нәкъ шул сыйфатларны күрсәтә алуыгыздан гыйбарәт. «Озын тәнәфес»тә шундый девиз бар: «Монда бәя бирмиләр, ә бәялиләр!». Безнең бурыч – икенче елга Татарстаннан тагын да күбрәк катнашучыларны җәлеп итү», - диде Дамир Фәттахов.

Россиянең 66 төбәгеннән 303 мәктәп укучысы «Озын тәнәфес» Бөтенроссия бәйгесенең 2 нче сезоны җиңүчеләре дип танылдылар. Бәйгенең  финалы «Артек» – тылсымлы кинодөнья» сменасы кысаларында  «Артек» Халыкара балалар үзәгендә үтте. Барлыгы анда 660 бала катнашты. Татарстан Республикасы данын исщ 8 укучы яклады. Нәтиҗәдә, Татарстаннан 5 укучы җиңүче итеп танылды: Яр Чаллыдан Мәликә Бәдретдинова (А.С. Пушкин исемендәге  78 нче Лицей), Казаннан Дилә Мәрданова («Перспектива» 186 нчы күппрофильле лицей), Полина Иванова (М.С. Устинова исемендәге 102 нче Гимназия)  һәм Ангелина Ивлиева (152 нче Гимназия), шулай ук,   Әлмәттән  Лика Молдаванова (5 нче Гимназия).

По словам Ангелины Ивлиевой, «Большая перемена» - площадка, где молодежь получает разные возможности: уже сейчас мы можем определиться с будущей профессией, реализовать свои идеи.

Ангелина Ивлиева әйтүенчә, «Озын тәнәфес» - яшьләр төрледән-төрле мөмкинлекләр ала алырдай мәйданчык: инде хәзердән үк киләчәк профессияне сайлап, идеяләрне гамәлгә ашырып була.

Полина Иванова җиңүче булырмын  дип хәтта уйламаган да. Аның сүзләренә караганда, финалда катнашу-инде үзе җиңү. Әмма ул максималь балл җыйганын белгәч, бик шат булган.«Бу минем тормышымда иң мөһим җиңүләремнең берсе», - дип ассызыклады ул.

Исегезгә төшерәбез, конкурста җиңүчеләр быел көздән үк «Озын тәнәфес» махсус поездында «Хыяллар сәяхәте»нә юл тотачак: алар бөтен ил аша – Мәскәүдән Владивостокка һәм кирегә кадәр юл тотачаклар.

«Озын тәнәфес» конкурсын оештыручылар – «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО, «Роспатриотцентр» ФДБУ һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте. Конкурс «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. «Озын тәнәфес» Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем Министрлыгы һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәмендә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International