Идел буе федераль округының «іВолга» 2021 яшьләр форумына йомгак ясалды. Быел форум онлайн форматта узды, анда 5 меңнән артык яшь кеше катнашты. Татарстан Республикасыннан 320 кеше иде.Форум кысаларында 2 грант конкурсы: Идел буе федераль округының гражданнар инициативаларына ярдәм фонды грант конкурсы һәм физик затлар арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы узды. Беренче конкурс нәтиҗәләре буенча ике кеше җиңүче булды. Елена Киржацких «ЛЭП зыяннарын дистанцион билгеләүнең программа-аппарат комплексы» проекты белән Идел буе федераль округы регионнарының фәнни казанышлары күргәзмәсендә җиңүче булды һәм проектны тормышка ашыру өчен 500 000 сум күләмендә грант алды. Алия Минһаҗева «Zamanalif Wear» заманалифында татар тәңгәллеге һәм чигүле заманча кием-салым» проекты белән «Бизнес-проектлар» мәйданчыгында җиңүче булды һәм 180 мең сум күләмендә грант алды.
Физик затлар арасында Россиякүләм яшьләр проекты кысаларында да Татарстан яшьләре грантларга лаек булдылар.
Шулай итеп, конкурста җиңүчеләр: «2.0 «Татарстан Республикасының хокуклары якланган студенты» телеграмм ботын үстерү һәм алга этәрү» проекты белән Алена Лапенкова.Грант суммасы: 115 000 сум. «Соңыннан кайда: һөнәрләр турында кыскача гына» проекты белән Александр Карпов. Грант суммасы: 450 000 сум тәшкил итте. Дмитрий Анисимов «Тормыштан бер көн» медиа-проекты белән 600 000 сумлык грантка ия булды. Максим Антонов «Чиста уеннар - Татарстан» экологик ярышлары проекты белән 700 000 сумлык грантка лаек булды.
Форумда Татарстан яшьләре барысы 2545000 сумлык грант отты.