«УРАМ» экстрим-паркы архитектура буенча ArchDaily х Strelka премиясе шорт-листына керде

2021 елның 29 августы, якшәмбе

«УРАМ» Экстрим-паркы ArchDaily х Strelka иң дәрәҗәле архитектура премияләренең шорт-листына керде. Парк Sports Architecture номинациясенә тәкъдим ителде.

Премия нәтиҗәләре 1 сентябрьдә игълан ителәчәк. Иң күп тавыш җыйган проект «Киләчәк архитекторы» конференциясендә тәкъдим ителәчәк, ул 6-7 сентябрьдә онлайн рәвештә узачак.

Исегезгә төшерәбез, 17 августта ArchDaily х Strelka архитектура премиясенең 50 проектыннан торган лонг-лист басылып чыкты. Алар арасында — экстрим-УРАМ паркы.

ArchDaily журналы, КБ Стрелка компаниясе һәм «Стрелка» институты конкурсы шәһәрне үзгәртүче яшь архитекторлар өчен билгеләнгән. ArchDaily  & Strelka Award премиясе 2019 елда барлыкка килде һәм ике елга бер тапкыр уздырыла. 2021 елда проектларны Россия, Әрмәнстан, Әзәрбайҗан, Беларусь, Эстония, Грузия, Казахстан, Кыргызстан, Латвия, Литва, Молдова, Таҗикстан, Төркмәнстан, Украина һәм Үзбәкстаннан архитекторлар һәм бюролар тапшырган.

 

ArchDaily-дөньяда иң күп карала торган архитектура сайты һәм интернетта иң популяр саналган 1000 сайтларның берсе.

 

УРАМ  Sports Architecture номинациясенә тәкъдим ителгән. Проект дөньяның 15 иленнән йөз гариза арасыннан сайлап алынды. Хәзер платформада премиянең шорт-листына эләгү өчен тавыш бирү бара, җиңү өчен ArchDaily сайтында максималь тавыш җыярга кирәк. Тавыш бирү өчен сылтама буенча үтәргә, Nominate this project төймәсенә басарга, сезгә уңайлы ысул белән керергә һәм тавышыгызны 26 августка кадәр бирергә кирәк.

 

Премиянең икенче этабы финал булачак. Ул 26-31 август көннәрендә узачак. Бу этапта барлык тавышлар яңадан җыелачак, һәм, иң күп тавыш җыйган өч проект ArchDaily & Strelka Award 2021 исеменә ия булачак.

 

Премия нәтиҗәләре 1 сентябрьдә игълан ителәчәк. Иң күп тавыш җыйган проект 6-7 сентябрьдә онлайн рәвештә узачак «Киләчәк архитекторы» конференциясендә тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International