Тимур Сөләйманов Татарстанның Яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде

2021 елның 11 сентябре, шимбә

2018 елдан ул ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары булып эшли. Ул стратегик үсеш, яшьләр проектларына һәм инициативаларына ярдәм итү бүлеге; мәгълүмати-аналитик эш бүлеге һәм мәдәниятара һәм халыкара коммуникацияләр секторы эшен оештыру өчен җавап бирде.

Элегрәк Тимур Сөләйманов «Сәләт» Фондының башкарма директоры булып эшләгән, ә аңа кадәр дүрт ел дәвамында Татарстан Студентлар лигасын җитәкләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International