«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе үз ишекләрен ачты

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Яшьләр эшләре министрлыгының «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе үзенең яңа сезонда беренче кунакларын каршы алды.

Республиканың талантлы яшьләре өчен әһәмиятле вакыйга ачылуы концерттан да көтелгәнрәк  булвп чыкты. Ул кунакларда барлык теләкләрнең чынга ашачагына өмет тудырды. Бары ышанырга һәм үз максатыңа барырга кирәк.

«Концепция бездә шунда ук туды. Әмма безгә идеяне режиссура белән бәйләргә, сценарийны уйларга һәм иң яхшы нәтиҗәне күрсәтү өчен мәйданчыгыбызның барлык мөмкинлекләрен кулланырга кирәк иде. Без моңа ирештек дип өметләнәм», - дип белдерде фестивальнең башкарма директоры Наталья Смирнова.

«Фестиваль хәрәкәте мәктәбе аша узган миллионнан артык йолдызчык өчен хыял тормышка ашты - алар йортлы булды. Арт-резиденция безнең өчен генә түгел, ә Татарстанның бөтен иҗат яшьләре өчен дә йорт булсын иде», - дип сөйләде сәнгать җитәкчесе Таһир Исмәгыйлев.

Бу көнне талантларның тырышлыгына бәя бирергә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, фестиваль хәрәкәтенең жюри рәисе - ТР һәм РФ халык артисты Зилә Сөнгатуллина, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры - ТР халык артисты Раилә Гарипова, Россия театр педагогы, Мәскәү сәхнә практикалары үзәге җитәкчесе - ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Аносов һәм башкалар килде.

«Бу концерт - 20 ел элек әлеге хәрәкәтнең киләчәгенә ышанучыларга һәм бу матурлыкны тудыручыларга рәхмәт йөзе»,-дип белдерде «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә театр сезоны башлануга актив әзерлек бара, ул Лопе де Вегиның «Хәйләкәр гашыйк» спектакле премьерасы белән таныштырачак.

Ә инде беренче куелыштан соң, Арт-резиденциянең театр бүлекчәсе тарафыннан татар шагыйре һәм язучы Хәсән Туфан турында спектакль куелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International