Бөтенроссия халык санын алуны уздыру чорында Татарстан Республикасының 45 муниципаль районы территориясендә 485 волонтерны җәлеп итү планлаштырыла, аларның 311е республиканың 58 күпфункцияле үзәгендә һәм 174е исәпкә алучы мобиль бригадалары эшендә ярдәм итү өчен җәлеп ителәчәк.
ТР иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин сүзләренә караганда, һәр муниципаль районда волонтерлар эшен оештыру өчен җаваплы кеше билгеләнгән, алар өчен укулар уздырылган: «Җаваплы белгечләр үз районнарында Дәүләт статистикасының территориаль органы һәм күпфункцияле үзәкләр вәкилләре белән элемтәдә тора».
Айрат Мөбарәкшин шулай ук яңа COVID-19 коронавирус йогышы таралуга бәйле яңа чикләүләр кертелү белән бәйле рәвештә, муниципаль районнарга волонтерларны җәлеп итү һәм шәхси саклану чараларын көчәйтү буенча тәкъдимнәр җибәрелде, дип билгеләп үтте.
Һәр муниципаль районда волонтерлар эшчәнлеген оештыру буенча индивидуаль эш алып барыла, волонтерларның эш тәртибе төзелде.