Татарстан яшьләре Халыклар бердәмлеге көнендә онлайн-чараларга кушылачак

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

4 ноябрьдә Татарстан яшьләре Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан берничә чарада катнашачак. Мәйданчыклар булып оешмаларның рәсми аккаунтлары торачак.

Шулай итеп, Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы үзенең @mant.tatarstan аккаунтында «Многоликий Татарстан» онлайн-марафонын үткәрәчәк. Аның кысаларында республика халкының милли үзенчәлеге белән таныштырачаклар.

Шулай ук Бөтенроссия акцияләре дә планлаштырылган, анда безнең активистлар катнашачак.

Россия Студентлар отрядлары 12.00 сәгатьтә «РСОДА бердәмлек!» иҗади концерты белән @rso_official рәсми аккаунтта старт бирәчәкләр.  

Россия халыкларының мәдәни үзенчәлекләре турында Россия яшьләр берлеге сөйләячәк. 4 ноябрьдә #РСМобъединяет хэштегы буенча РССМ берләшмәсе илдә яшәүче төрле халыкларның музыкаль уен коралларында уйнау, бию, җырлау, шигырьләр уку, милли аш-су пешерү  осталыгын күрергә мөмкин булачак. Акциянең нәтиҗәсе булып басылып чыккан видеолардан җыелган видеоролик ясау торачак.

Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә яшьләр эшләре буенча бүлекләр дә бөтенроссия акцияләренә кушылачак һәм «Россия-безнең уртак йортыбыз» дигән квиз – уен уздырачак.

Шулай ук «Минем халкым эстетикасы» флешмобында да катнашачаклар. Фото яки видео форматында табигатьне, йөзләрне, халык костюмнарын, үз халкының аш-суын күрсәтәчәкләр. Әйтергә кирәк, аңа барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

Татарстан яшьләре катнашачак тагын бер акция-Россиянең йөрәк түрендә булачак. Аның кысаларында территориянең милли үзенчәлекләренә бәйле «Әгәр сез минем шәһәрдә бер көнгә калсагыз?» дигән темага видео төшерергә кирәк.

Барлык теләүчеләр өчен зур этнографик диктант язу мөмкинлеге бар. Ул 3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр рәсми сайтта онлайн форматта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International