Казанда Панфиловчылар истәлегенә чәчәкләр салачаклар

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

16 ноябрь көнне Җиңү паркында Бөек Ватан сугышының үлемсез батырлыгына багышланган акция узачак. Яшьләр оешмалары активистлары 1941 елда Панфиловчылар истәлегенә Мәңгелек утка чәчәкләр салачаклар. 

Чара 14.00 сәгатьтә башлана. Анда «Форпост» яшьләр патриотик оешмасы һәм «Курс» хәрәкәте, «Казан Кремле» хәрби-тарихи клубы, Казан студентлар эзтабарлар отрядлары берләшмәсе һәм Казанның ирекле халык дружинасы активистлары катнашачак.

 Чәчәкләр салганда 1941 елгЫ үрнәк формасында яшьләр басып торачак.

Акциягә барлык теләүче кушыла ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International