«Куркынычсыз интернет концепциясе»: Татарстанда экстремизмны профилактикалау буенча форум уза

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген ZOOM мәйданчыгында «Куркынычсыз интернет концепциясе» Республика форумын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Иминлек Советы эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министр ы урынбасары Алла Кондратьева һәм Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе президенты Никита Баталов катнашты.

2021 елның гариза бирү кампаниясе кысаларында оештыру комитеты адресына Татарстанның 45 муниципаль районыннан 2253 гариза килгән, шул исәптән РФ башка субъектларыннан 21 гариза кабул ителде.

«Куркынычсыз интернет концепциясе» форумы кысаларында без деструктив берләшмәләрнең үзенчәлекләрен һәм аларга каршы тору ысулларын өйрәнәчәкбез, башка төбәкләрнең тәҗрибәсе белән танышырбыз. Форум өч аудитория өчен гамәлгә ашырыла, шуңа күрә төрле өлкә вәкилләре өчен файдалы булачак. Юл башында гына форум спикерлары теоретик нигез формалаштырырга ярдәм итәчәк. Бу өлкәдә экспертлар өчен – үз белемнәре белән уртаклашу һәм үз эшләре вакытында килеп чыккан проблемалар турында сөйләү, уртак чишелеш эзләү һәм эшнең нәтиҗәле алгоритмнарын һәм инструментларын формалаштыру өчен менә дигән мөмкинлек», - дип хәбәр итә Илдар Галиев.

«Бүгенге чынбарлыкта яшүсмерләр дә, ата – аналар да-Интернет һәм социаль челтәрләрнең актив файдаланучылары. «Куркынычсыз интернет концепциясе» форумы Интернет ярдәмендә аралашу, укыту барлык кулланучылар өчен дә уңайлы һәм сыйфатлы булсын өчен гамәлләр системасын эшләргә ярдәм итәчәк. Шуны аңларга кирәк, интернет-киңлектә һәркем куркынычсыз мохит формалаштыра. Активлык һәм аңлы якын килү әлеге мохитны формалаштыруда ярдәм итә, ә төрле ведомство һәм төбәкләрдән килгән спикерларның белемнәре һәм тәҗрибәсе бу өлкәдә ярдәм итә», – дип билгеләп үтә Алла Кондратьева.

«Без форумны мөмкин кадәр кызыклы һәм файдалы итәргә тырыштык. Форумда катнашучылар белән тәҗрибә уртаклашу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән иң яхшы спикерлар чыгыш ясаячак. Уңайлы булсын өчен, барлык вебинарлар да язмада сакланачак,ягъни тагын бер кат тыңлау, аларга җавап алу өчен сораулар бирү мөмкинлеге булачак. Барлык катнашучыларга да нәтиҗәле эш телим!», – дип сөйләде Никита Баталов.

Форумда республиканың төрле ведомстволарыннан һәм Россия төбәкләреннән спикерлар чыгыш ясаячак. Спикерлар интернет-киңлектә деструктив күренешләрне профилактикалау өлкәсендәге тәҗрибә белән уртаклашачак, практикумнар үткәрәчәкләр, деструктив субкультуралар һәм каршы тору ысуллары темасын ачачаклар, психологик яклау һәм деструктив контент белән көрәшү ысуллары турында сөйләячәкләр.

Форум ике параллель мәйданчыкта узачак. Беренче мәйданчык балалар һәм яшьләр белән эшләүче белгеч-педагоглар өчен интернет-куркынычсызлык темасына багышланган, Ә өстәмә икенче мәйданчык – яшүсмерләр тематикасына, ул МИНМОЛ ТИНС проект офисы белән берлектә оештырылган.

Форумда 18 яшьтән алып татарстанлылар, шул исәптән дәүләт яшьләр сәясәте һәм мәгариф өлкәсендә эшләүче белгечләр катнашты.

Форум тәмамланганнан соң, барлык катнашучылар да белем бирү программасын үтүне раслаучы сертификат алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International