БикаФест: Татарстанда яшьләр музыкаль-шигъри фестиваленә йомгак ясадылар

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Рөстәм Бикмуллин исемендәге XX Республика яшьләр музыкаль-шигъри фестивале Татарстанда тәмамланды. Нәтиҗәләр «Звездный» балалар сәламәтләндерү лагеры базасында ясалды.

Фестиваль ике юнәлеш буенча үткәрелде: «шигъри» һәм «музыкаль». Алар кысаларында категория буенча иң яхшыларны билгеләделәр. Моннан тыш, төп приз – гран-при да тапшырылды. Аңа «Батыр егетләр» ансамбле лаек булды.

Шулай итеп, 12 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге яшь категориясендә Әнвәр Мөхетдинов башка авторларның әсәрләрен иң яхшы укучы дип табылды, икенче урында – Азалия Шәрипова, өченчедә-Ислам Хәйдәров. Зилә Җаппарова һәм «Звездочки Заречья» театр студиясе махсус призларга лаек булды.

Шул ук номинациядә 16-22 яшьлекләр арасында Булат Мөхәммәтҗанов беренче, Айгөл Фәттахова-икенче, Миләүшә Гарифҗанова өченче булды.

16 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге Әдилә Әхмәтҗанова һәм Камила Халикова үз әсәрләренең иң яхшы укучылары дип табылды.

«Татар халык җырын иң яхшы башкаручы» номинациясендә 12-15 яшьлекләр арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче – Әмир Галиуллин, икенче – Лиана Лукманова, өченче – Аделия Сөләйманова.

16-22 яшьлекләр арасында беренче урынны Самат Мөхәммәтҗанов, икенче урынны Айзилә Гарифуллина, өченче урынны Илида Җәләлиева һәм Илсаф Гыйльметдинов бүлеште.

«Иң яхшы җыр авторы-башкаручы» номинациясендә Далер Бабаев җиңүче булды, лауреатлар – Илнур Назыйров һәм Айназ Зарипова.

Татар җырын стильләштерүдә ике беренче урын - Азалия Яфасова һәм Динә Җәләлетдинова, икенче урын-Асылъяр Асылхуҗина, өченче урын-Кадрия Хәлилова.

12-15 яшьлек татар композиторлары әсәрләрен башкаруда Камилла Габдуллаҗанова (икенче урын) һәм Олеся Ермакова (өченче урын) иң яхшы академик вокал дип табылды.

«Татар композиторлары әсәрләрен башкаруда иң яхшы академик вокал» номинациясендә 16-22 яшьлекләр арасында беренче урынга Зәлия Аубакирова һәм Диләрә Исмәгыйлева лаек булды, өченче урынга Зилә Арсланова һәм Камилла Яркова чыкты.

12-15 яшьлекләр категориясендә иң яхшы коллектив- башкаручы булып «Мизаж» коллективы танылды, икенче урында - «Бәллүр» ансамбле. 16-22 яшьлекләр арасында җиңүчеләр - «Зәлидә»  дуэты, «Тамчы» вокаль ансамбле өченче урынны алды.

«БикаФест» ка барлыгы 200 гариза бирелгән иде, турыдан-туры этапта Татарстанның 25 районыннан һәм Россиянең 4 регионыннан 150 кеше катнашты: Ульяновск өлкәсе, Башкортостан Республикасы, Оренбург өлкәсе һәм Пермь крае.

Конкурста вокал һәм театр сәнгатенең төрле жанрларында чыгыш ясаучы 12-22 яшьлек коллективлар һәм башкаручылар катнаша алды. Фестиваль жюри составына музыка һәм әдәбият  эшлеклеләре керде:

Римма Ибраһимова, Илназ Сафиуллин, Илүзә Хуҗина, Ләйсән Арсентьева, Ранис Габбазов, Данил Шәймуллин, Рәмис Аймат, Луиза Янсуар, Алинә Хәбибуллина, Резедә Сәләхова, Резедә Гарипова, Гүзәл Закирова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International