Татарстанда #МыВместе волонтерлык штабы эше яңадан башлана. Барлык битараф булмаган кешеләр акциягә кушыла ала, моның өчен +7 (843) 273-16-72 номеры буенча шалтыратырга кирәк. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева хәбәр итте. Республикада 6 686 кешедән артык волонтерлар командасы эшли. Алар хастаханәләрдә, вакцинация пунктларында булышалар, азык-төлек, дарулар һәм төрле кирәк-яраклар китерәләр.
«Илдә эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, волонтерлар сафын көчәйтәбез. Бүгенге көндә өлкән һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләргә беренче чиратта кирәкле товарларны китереп җиткерү өчен волонтерлар, шулай ук автоволонтерлар кирәк. Бигрәк тә Казан шәһәрендә мондый ихтыяҗ бар. Исегезгә төшерәбез, волонтерлар шәхси саклану чаралары һәм ягулык карталары белән тәэмин ителәләр», - дип билгеләп үтте Алла Кондратьева.
«ГХФ яшьләре»нең төбәк координаторы Дамир Нургалиев билгеләп үткәнчә, волонтерларның барысы да куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килә, алар буенча ярдәм адресаты белән турыдан-туры элемтә бетерелгән, шулай ук алар өчен битлек һәм перчаткалар кию мәҗбүри.
«Элек барысы да волонтер — укучы яки студент, дип уйлаган иде. Пандемия иреклеләрнең яше булмавын раслады. Безне кибет һәм даруханәләрдә күрәләр, сатып алганда ярдәм итәләр», - дип билгеләп үтте ул.
«Бөтен ил хәзер коронавирус пандемиясе белән көрәшә. Безнең республикада барлык муниципалитетларда да #МыВместе штаблары ачылды, барлык волонтерлык оешмалары да бу эшкә кушылды», - дип ассызыклады «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлеге координаторы Анна Макарова.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә бөтен Россия буенча акциягә 250 меңнән артык волонтер, 9000 партнер кушылды, 6,5 млн.нан артык кеше волонтерлардан ярдәм алды. 7500 волонтер-медик 1156 медицина оешмасында ярдәм күрсәтә; 18500 волонтер халыкны вакциналаштыруда ярдәм итә; 1000нән артык волонтер шалтырату үзәкләрендә булыша; 1500 дән артык волонтер-психолог чат-ботларда тест консультациясен үткәрә.