«Казан – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы-2022» чаралары программасына старт бирелде

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

Киберспорт буенча Халыкара яшьләр чемпионаты, заманча мөселман мәдәнияте фестивале, фәнни конгресс, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Яшь эшмәкәрләр форумы — бу һәм башка чаралар агымдагы елда Казанда узачак», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов 8 февральдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

 «Яшьләр эшләре министрларының Глобаль саммитын без төп вакыйга дип саныйбыз, ул майда Казанда 56 илдән, ИХО әгъзаларыннан һәм күзәтүче илләрдән 200ләп делегат катнашында узачак,-дип билгеләп үтте Тимур Сөләйманов. - Тормыш күрсәткәнчә, төрле дәүләтләрдә яшьләр белән эшләүче белгечләр бер үк чакырулар белән очраша. Шуңа күрә уртак аралашу, тәҗрибә һәм инновацион практикалар белән уртаклашу өчен «платформалар» булуы мөһим, моңа «Казан – ИХО илләренең Яшьләр башкаласы» программасы да хезмәт итәчәк.

«Казан аның төрле һәм бай мәдәни-цивилизацияле мирасы, аның талантлы яшьләре, аның эшкуарлык, инновацияләр һәм спорт өлкәсендә эшләүче новатор институтлары, аның заманча, алдынгы инфраструктуралары һәм ИХО әгъзалары булган дәүләтләрдән һәм аннан читтә яшьләргә иң яхшы тәҗрибә бирү өчен зур потенциалы ярдәмендә сайланды. Казан халыкларны һәм дәүләтләрне актуаль яшьләр проблемаларын хәл итү эшендә берләштерүче «күпер»гә әверелер дип ышанам. Без Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу елында бергә эшләячәкбез һәм Татарстанда урнашкан мөселманнар өчен изге урыннарда булачакбыз», - дип ассызыклады ИХО яшьләр форумы Президенты Таха Айхан әфәнде.

«Казан – ИХОның Яшьләр башкаласы-2022» программасы чараларының төп программасы март аенда Коръән укучылар бәйгесеннән башлана.

Шулай ук март аенда Мәскәүдә ИХО илләренең Яшьләр башкаласы-2022 буларак Казанны инаугурацияләү тантанасы узачак, анда Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, ИХО илләренең дипломатик корпусы вәкилләре, Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашачак.

Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Яшьләр башкаласының символик «ачкычын» Казан элеккеге башкаласы-Дакк, Бангладеш шәһәрләреннән алачак. «ИХО яшьләр башкаласы» халыкара программасы 2016 елдан бирле тормышка ашырыла. Узган вакыт эчендә мондый статусны конкурс нигезендә йөртү хокукын Стамбул (Төркия), Шираз (Иран), Путраджая (Малайзия), Фес (Марокко), Әл-Кудс (Палестина), Доха (Катар) һәм Дакка (Бангладеш) шәһәрләре яулады. Хәзер эстафета-Россиядә, Татарстанда һәм Казанда беренче тапкыр.

Бүген, 8 февральдә, Kazanyouthcapital аккаунты белән социаль челтәрләрдә һәм «Казан – ИХОның Яшьләр башкаласы — 2022» программасына багышланган махсус сайт эшли башлады. Бу хакта матбугат конференциясендә Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыкова хәбәр итте.

Шулай ук спикер февраль аенда мәктәпләрне, ссузларны, вузларны үз эченә алган зур тере марафон башлануы турында хәбәр итте:

- Уку йортларында «Казан – ИХОның Яшьләр башкаласы-2022» чаралары программасын тәкъдир итү булачак, алар турында мөмкин кадәр күбрәк яшьләр һәм потенциаль партнерлар белсен һәм, теләк булса, катнашучылар, волонтерлар, зур команданың бер өлеше булсын өчен.

Шулай ук үз идеяләребезне, теләкләребезне белдерделәр, аларны без, һичшиксез, чараларның көн тәртибендә чагылдырырга тырышырбыз. Татарстан яшьләренең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән кызыксынуы зур, без моны узган уртак проектлар вакытында яхшы сиздек. Ислам дөньясы илләрендә яшьләр саны күп, кайдадыр ул 50% ка җитә. Һәм Татарстан яшьләре дә кергән шундый зур берләшмәнең бердәм фундаменталь кыйммәтләре – исламның гомумгуманитар кыйммәтләре бар. «Хәләл lifestyle» дип аталган принципларда без, уртак кыйммәтләр платформасында берләшеп, бер – беребезне ныгытып, шул ук вакытта чараларның дөньяви характерын саклап, бу ел дәвамында эшне төзиячәкбез», - дип тәмамлады Дилбәр Садыйкова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International