«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе гастрольләр белән Кама Тамагы һәм Лаеш районнарында булачак

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе Татарстан буйлап гастрольләрен дәвам итә. Труппа тарафыннан төрле яшь төркемнәренә каралган программалар яшьләрне республиканың мәдәни тормышына җәлеп итү өчен махсус әзерләнгән. Якын көннәрдә аның бер өлеше Кама Тамагы һәм Лаеш муниципаль районнарында булачак.

Шулай итеп, 6 апрельдә Кама Тамагы мәдәният йортында (Карл Маркс ур., 4 йорт) 15.00 сәгатьтә театрның йөзек кашы – режиссер Рәшит Заһидуллинның «Ерактагы йолдыз яктысы» спектакле күрсәтеләчәк.

Әсәрнең үзәгендә-татар әдәбияты классигы Хәсән Туфанның мәхәббәт, өмет һәм язмыш сынауларын җиңү юлы. Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты призмасы аша спектакльдә репрессияләрдән зыян күргән барлык иҗатчыларның портреты языла.

7 апрель көнне Лаеш Мәдәният йортында (Лебедева ур., 30 йорт) 14.00 сәгатьтә труппа «Рус шигъриятенең алтын гасыры: ерак һәм якын» дип исемләнгән театральләшкән тамаша күрсәтәчәк.

Программа XIX гасыр башында эшләгән һәм аннан соң бай әдәби, шигъри, музыкаль мирас калдырган мәдәният эшлеклеләренә багышлана. Спектакль үсеп килүче буынны югары сәнгатькә юнәлтә һәм мәдәни-әхлакый баету чыганагы булып тора.

Моннан тыш, шул ук көнне 18.00 сәгатьтә Лаеш халкына «Ерактагы йолдыз яктысы» спектакле дә күрсәтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясенең барлык программаларын «Пушкин картасы» буенча алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International