Яр Чаллы шәһәрендә 22 яшь гаилә республика программасы буенча 60 процентка кадәрге кичектереп түләү мөмкинлеге белән фатир ачкычлары алды

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Бүген Яр Чаллының Гостев урамы, 7Б адресы буенча урнашкан торак йортка тантаналы рәвештә күченү үтте. Биредә 22 гаилә, яшь гаиләләргә ярдәм итү программасыннан файдалану нәтиҗәсендә, яңа торак ачкычларын алды.

«Яшь гаиләләрнең төп ихтыяҗларыннан берсе-торак. Без яшьләр үз торакларын ала алсын өчен максималь уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз. Яшьләр эшләре министрлыгы дүрт программага кураторлык итә.  Шуларның берсе-процентсыз кредит программасы. Бүген без программаның кирәкле төгәл нәтиҗәсен күрәбез - Яр Чаллыда 22 яшь гаилә яңа фатирлардан ачкычлар алды», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков.

22 яшь гаилә өчен күрсәтелә торган дәүләт ярдәменең гомуми күләме 44,5 млн. артык сум тәшкил итте.

Торак комплексның барлык фатирлары да яхшыртылган чиста бизәкләү эшләре белән тапшырыла,керү урыннарында шлагбаумнар, видеокүзәтү урнаштырылган. Төзекләндерелгән йорт яны территориясендә төрле биеклектәге яшелләндерү белән зур матур балалар комплекслары, тренажерлар, өлкәннәр һәм балалар өчен спорт мәйданчыклары урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International