#МЫВМЕСТЕ-2022 Бөтенроссия премиясе финалистлары билгеләнде. Алар арасында республикадан дүрт проект бар. Татарстан Республикасы ярымфиналистлар саны буенча беренче 5 лидер төбәк рейтингына керде.
Республика инициативалары арасында «Волонтерлар» категориясендәге «Кешеләргә ярдәм» номинациясендә Марат Ильясовтан «Мин барысын да булдырам, мин барысын да эшли алам – башкача мин яши алмыйм!», «НКО» категориясендәге «Социаль үзгәрешләр лидеры» номинациясендә Анжела Вавилова исемендәге Татарстан Республикасы лейкемиясе белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтү региональ иҗтимагый хәйрия фондыннан «Авыртусыз йорт»; «НКО» категориясендәге «Кешеләргә ярдәм» номинациясендә Хәйриячелекне үстерүгә ярдәм итү АКОдан «Игелекле спорт» һәм «НКО» категориясендәге «Тормыш өчен территория» номинациясендә ирекле ярдәмчелекне үстерү мәгълүмат үзәге» АКБОдан «гудсерфинг – мәгънәле сәяхәт сервисы».
Алда финалга чыгучыларны Игелек. РФ платформасында (15 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр) халык тавыш бирүе көтә.
Җиңүчеләрне декабрьдә Халыкара волонтер көненә багышланган #МЫВМЕСТЕ Халыкара гражданнар катнашуы форумында игълан итәчәкләр, ул 2022 елның 5-7 декабрендә Мәскәүдә узачак.
«#МЫВМЕСТЕ» халыкара премиясе — активистлар өчен федераль һәм халыкара дәрәҗәдә үзенең социаль проекты турында сөйләү һәм ярдәм алу мөмкинлеге.
Волонтерлыкка ярдәм «Мәгариф» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.