Кара диңгез яр буендагы җәйге лагерьларга юлламалар сату дәвам итә. Әйтик, «Сәләт - Ак Барс» яшьләр үзәге җәйге сезонны «Сәләт-дәрт» иҗади - интеллектуаль сменасы белән ачачак.
12 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары 8-27 июньдә Кара диңгез буенда ял итә алачак һәм 5 төрле юнәлеш буенча камилләшә алачак: вокал, хореография, сәхнә осталыгы, режиссура һәм SMM, шулай ук Soft-skills һәм Что?Где?Когда? юнәлешләре буенча яңа белемнәр алачак.
Смена программасында катнашучыларның сәләтләрен ачуга юнәлдерелгән белем бирү сессияләре, һөнәри пробалар лабораторияләре, мәдәни һәм спорт чаралары планлаштырылган.
Беренче сменаның бәясе, юлны исәпкә алып, 29 000 сум. Сменада катнашу өчен портфолио тутырырга һәм portfolio-selet.ru. сайтында гариза бирергә кирәк. Гаризалар 18 майга кадәр кабул ителә.
Быел, «Сәләт — Дәрт»тән тыш, яшьләр үзәге базасында тагын 3 диңгез профильле сменасы узачак: «Сәләт — Җилкән», «Сәләт — Иҗат» һәм «Сәләт — Аршан».
Тулырак мәгълүматны ВКонтакте төркемендә табарга мөмкин.