Казанда ИХО илләре яшь дипломатларының VII форумы старт алды

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

«Россия -  Ислам  дөньясы:  KazanForum 2023»  ХIVхалыкара  икътисадый  форумы  кысаларында  яшь  диплоиатларның  VII Форумы  старт  алды.  Чарада   23 илдән килгән   вәкилләр  күпполяр  дөнья эпохасында  халыкара мөнәсәбәтләр  турында  фикер   алыша.  Форумны  ачу  тантанасында  катнашучыларга  видеоэлемтә   буенча   Россия тышкы эшләр  министры  Сергей Лавров  мөрәҗәгать итте.  Шулай ук  Россия тышкы эшләр  министрының  һәм  Япониянең  махсус вәкиле    Стивен Сигал  видео мөрәҗәгать белән  чыкты.

Көндезге  форматта   Федерация  Советының    Халыкара эшләр  комитеты  рәисе  Григорий Карасин,  гомумроссия   иҗтимагый  -дәүләт  балалар һәм  яшьләр хәрәкәте   идарәсе  рәисе  Григорий    Гуров,  Россия тышкы эшләр министрлыгының  яшь  дипломатлар  советы рәисе  Константин Колпаков,  Евразия  икътисадый комиссиясе  протокол һәм оештыру буенча  тәэмин итү  департаменты  директоры  Данияр  Турусбеков,  ИХО  яшьләр  форумы президенты  Таха Айхан,   ИХО яшьләр форумының  Евразия  офисы идарәсе  рәисе  Эльчин Аскеров,    «Росмолодежь»  җитәкчесе  Дамир Фаттахов,  Татарстан  Республикасы Яшьләр эшләре министры   Ринат  Садыйков   һ.б.

 «Яңа күпполяр дөнья дипломатиясе»  темасы  буенча    хәзерге   дискуссия  бик әһәмиятле һәм  актуаль.  Миңа   күп   тапкырлар   хәзерге   Халыкара үсешнең   магистраль   тенденциясе   булып   яңа   тотрыклырак,   гаделрәк, демократик,   полицентрик   дөнья   төзелешен   ныгыту  тора дип әйтергә туры   килде», — дип белдерде  РФ тышкы  эшләр  министры. 

Ул шулай ук  Россиянең  ислам илләренең   күпчелеге белән  дуслык мөнәсәбәтләрен  традицион  үстерүе  турында әйтте.  Яңа барлыкка килгән күпполяр дөньяда БМО Уставына һәм, иң элек, барлык дәүләтләрнең суверен тигезлеге принцибын һичшиксез хөрмәт итүгә таянып, хокукый көйләү кирәклегенә  басым ясады.

«Шулай ук  Россия  дипломатиясенең  һичшиксез үтәлергә тиешле   приоритетларының  тагын берсе   -    диннәр   һәм  мәдәниятләр  арасында   диалогны  һәм үзара аңлашуны  алга сөрү,  дөнья диннәре өчен  уртак булган  традицион, рухи -   әхлакый  кыйммәтләрне  яклау  буенча  тырышлыкларны  берләштерү, исламофобиягә  каршы  көрәш»,  -  дип сүзен  йомгаклады  Лавров.   

Форумның  төп темасы  буенча  дискуссия  халыкара  куркынычсызлыкның  яңа  архитектурасын  формалаштыру  шартларында   заманча   дипломатияләргә  чакырулар  һәм  трендларга   багышланачак.   Катнашуның  инклюзив  форматы   делегатларга  күпполяр дөнья чорында   милли мәнфәгатьләрне  яклау,  глобальләшүдән  региональләшүгә  халыкара күчү   перспективалары,   халыкара   дәрәҗәдә  хезмәттәшлекнең   яңа  юллары,  шул исәптән  цифрлы, мәдәни, гуманитарһәм башка өлкәләрдә эзләүгә багышлана.

«Соңгы берничә  елда  ИХО   илләре яшь  дипломатлары  форумы  Россия   һәм  ИХО  илләре  тышкы  сәясәт  ведомстволары  вәкилләренең   туры диалоглары  өчен   мәйданчык   булып   тора.   Мондый  мәйданчыклар  хәзерге   тышкы сәясәт  шартларында  аеруча   актуаль.  Яшьләр  һәрвакыт   диалогларга ,  конструктив  бәйләнешләргә  ачыклыклары  һәм әзерлекләре белән аерылып торалар », —   дип билгеләп үтте  Дамир  Фәттахов. 

Ул  форум    катнашучыларына  яшьләр  эшләре буенча  Федераль агентлыкның   эшләре һәм гамәлгә ашырылучы   проектлар   турында сөйләде.     Фәттахов  үз чыгышында   2024  елда  «Сириус»   үзәгендә  үтәчәк   илкүләм   яшьләр фестивален  үткәрүгә  аерым игътибар итте.   

- Татарстан күп еллар  буена  Россия һәм ислам дөньясы,  шул исәптән  яшьләр  дәрәҗәсендә,  мөнәсәбәтләрне  көйләү  белән  шөгыльләнде.  2020 елда Казанда «Сәләт» йорты  базасында  «Россия – Ислам  хезмәттәшлеге оешмасы»  юнәлешендә  халыкара  яшьләр  хезмәттәшлегенең  проект офисы  ачылды, -  дип билгеләде  ТР Яшьләр эшләре  министры  Ринат Садыйков. 

«Проект  офисының  төп максаты – Россия Федерациясе  яшьләренең  һәм  яшьләр оешмаларының  ИХО  илләре  яшьләре  һәм  яшьләр  оешмалары  белән  системалы  хезмәттәшлегенә  ярдәм  итү.  Быел  форумда  дөньяның  20дән  артык иленнән  яшь дипломатлар  катнаша.  Бу чара  безнең илләр  арасындагы  мөнәсәбәтләрне  ныгыту  өчен  яңа  этәргеч булыр дип  ышанам. Бу өлкәдә нәтиҗәле  эш телим»,- дип мөрәҗәгать  итте  Ринат  Садыйков  катнашучыларга.

Форумда  яшь дипломатларның  халыкара   ассоциациягә  керү  тантанасы,  Казан  дипломатик  клубы  очрашуы,  Казан (Идел буе)  федераль университеты студентлары  белән  дискуссия мәйданчыгы үтәчәк. Шулай ук  дипломатия  буенча  видеопроект  гамәлгә ашырылачак.

Катнашучыларны  танылган  халыкара  экспертлар  катнашында  күптөрле  дискуссияләр  көтә. 

Форумны  оештыручылар -  Россия тышкы эшләр  министрлыгының яшь дипломатлар советы,  Татарстан Республикасы  Яшьләр эшләре  министрлыгы ярдәме  белән  «Яшьләр дипломатиясе  академиясе»  коммерцияле  булмаган автоном оешмасы һәм  Татарстан  Республикасы  инвестиция  үсеше  агентлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International