Дәүләт хезмәте дөньясына алып баручы: Татарстан яшьләре «Вверх!» медиаплатформасын эшли башлый

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Татарстан яшьләре дәүләт хезмәте өчен укыту материаллары тәкъдим итүче «Вверх!» медиаплатформасын эшли башлый. Анда уңышлы әңгәмә кагыйдәләреннән алып дәүләт граждан хезмәте нигезләренә кадәр төрле профильле темаларга лекцияләр һәм видеороликлар урнаштырылачак.

«Татарстанның иҗади яшьләр академиясендә яшьләрнең төп компетенцияләрен үстерергә ярдәм итүче уңышлы проектлар бар. Яшьләр министрлыгы ярдәме белән әлеге проектлар 14 елдан артык тормышка ашырыла. Бу программаларны үтүче яшьләр киләчәктә республика проектлары һәм оешмалары командаларының потенциаль әгъзалары булалар. Иң яхшы мисалларның берсе - «Вверх!» - 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен стажировка программасын һәм системасын үстерү проекты. Биредә катнашучылар дәүләт хезмәтенә эчтән карый ала, конкурс процедураларын узганнан соң, аларның кадрлар резервына эләгү мөмкинлеге барлыкка килә. Икенче проект - «Кадрлар резервы», анда 12600дән артык катнашучы исәпләнә. Барлыгы 2100гә якын кеше укытылган, шуларның 210 «Резервчы» Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына эшкә чакырылган; 260тан артыгы сәнәгать һәм коммерция секторлары предприятиеләренә эшкә урнаштырылган. Яңа укыту программасы уңышлы кадрлар әзерләү өчен тагын бер корал булыр дип ышанам.  Платформа теләгән һәркем өчен ачык. Яшь кеше үзе өчен уңайлы вакытта белем бирү курсын үтә ала», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Министр шулай ук билгеләп үткәнчә, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык та дәүләт хезмәтенең җәлеп итүчәнлеген арттыру һәм илебезнең яшь дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрен озата бару федераль программасын башлап җибәрде.

Алган белемнәрне ныгытырга ярдәм итәр өчен, һәр лекция төрле форматтагы биремнәр белән озата бара, мәсәлән, эшлекле хат язу, тестлар чишү, эссе язу һәм башкалар. Катнашучылар платформада онлайн режимда экспертлардан кире элемтә алу мөмкинлеге ала. Мондый әзерлек форматы кирәкле күнекмәләргә ия булырга гына түгел, ә яшь лидерларның стажировка программасына әзерләнергә дә ярдәм итәчәк.

Платформаны куллана башлау өчен https://rezervrt.ru сайтында теркәлергә кирәк.

Медиаплатформа өчен спикерлар булып Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәтен оештыру белән тәэмин итү бүлеге мөдире Эдуард Сафин, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар Дәүләт департаментының оештыру белән тәэмин итү бүлегенең баш киңәшчесе Адель Бәязитов, ТР Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе коррупциягә каршы тикшерүләр бүлегенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов, «GMC consulting» директоры, психология фәннәре кандидаты, ТР Рәисе  каршындагы Кадрлар сәясәте буенча совет әгъзасы, Стратегик инициативалар агентлыгының «Мәгариф һәм кадрлар» юнәлеше буенча җәмәгать вәкиле Галина Маштакова һәм башкалар чыгыш ясады.

Проектны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән ТР Иҗади яшьләр академиясе гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International