Биләрдә «Сәләт» XII Халыкара яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы – КАРЬЕРА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ БИЛӘР ФОРУМ (Карьерные технологии / Career Technology) төгәлләнде. Алда балаларны тагын өч тематик смена көтә.
Форумның бу сменасы Сәләт берләшмәсенең ел дәвамында башкарылучы эшенә нәтиҗә ясаучы кульминацион ноктасы булып тора. Анда Cәләтнең җәйге профильле аланнарына конкурс буенча сайлап алуны узган сәләтле балалар һәм яшьләр катнаша.
Йомгаклау кичәсендә Сәләт берләшмәсенең аланнарын һәм активистларын бүләкләү тантанасы булып узды. «Cәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, берләшмә лидерларының хезмәтләрен билгеләп, аларга ачык шәмәхә төстәге футболка тапшырды. Шулай ук активистларга, Сәләт берләшмәсен ныгытуга керткән өлешләре өчен һәм аларның югары абруен тануны белдереп, II һәм III дәрәҗәле Сәләт билгеләре тапшырылды.
Смена дәвамында аланнар спорт, мәдәни һәм интеллектуаль чараларда үзара көч сынаштылар.
«Иң яхшы бию» номинациясендә «Сәләт — Рухият» аланы җиңде, иң яхшы презентация өчен кубокны «Cәләт — Тулпар» сәлкешләре алды, ә иң яхшы җыр өчен призга «Сәләт — Азнакай» аланы лаек булды. Уку-укыту программасы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр — «Сәләт — Яр», ә тотрыклы үсеш максатлары буенча уеннарда — «Сәләт — Биләр каласы».
Ел саен «Сәләт — Рухият» аланы сәлкешләре иҗади проект әзерлиләр. Быел төркем тамашачыларга Фәнис Яруллинның «Мин кеше» шигыренә бию перформансы күрсәтте.
Быел сменаны гамәлгә ашыру карьера технологияләре өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, шәхси үсеш һәм һөнәри үсеш траекториясенә нигез салу белән бәйле. Катнашучылар яңа һөнәри мөмкинлекләр турында белә алачак, шулай ук үзбилгеләнүнең мәгънәсе һәм аңа кагылышлы кыйммәтләр белән таныша алачак.
Катнашучылар яңа һөнәри мөмкинлекләр турында белә, шулай ук үзбилгеләнүнең мәгънәсе һәм аңа кагылышлы кыйммәтләр белән таныша. Форумда Татарстанның һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләре һәм бизнес-тренерлары сәлкешләргә үз белемнәрен җиткерә.
Һәр көн кызыклы дәресләр һәм уеннар, спорт ярышлары һәм кичке чаралар белән үрелеп барды. «ЭкоСәләт» фестивале, футбол, шахмат, волейбол, стритбол буенча чемпионатлар һәм джем-сессияләр узды.
Форумга кунака «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены белгече, дүрт тапкыр «Хрустальная сова» кубогы иясе Дмитрий Авдеенко килде. Ул балалар белән иҗади очрашуда катнашты һәм интеллектуаль турнир үткәрде, анда «Сәләт — Биләр каласы» аланы җиңү яулады.
Сменада гимнаст, 2020 елгы Олимпия чемпионы, өч тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр Европа чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Артур Далалоян катнашты. «Шәһесләр» очрашуы кысаларында катнашучылар спортчы белән аралаша һәм аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды.
Форумда традицион «Асыл гаилә» җыены булып узды, «Асылташ» Сәләт мәктәбе укучылары һәм «Бәләкәч» клубы балалары, аларның әти-әниләре, шулай ук берничә буында Сәләт белән бәйле булган гаиләләр килде. 154 катнашучы — 44 гаилә форум мохитенә чумды һәм Биләр җирендә бергә вакыт үткәрде.
«Асыл гаилә» проектының төп максаты — Сәләт гаиләләренең үзара хезмәттәшлеге өчен мәйданчык булдыру, «Асылташ» Сәләт мәктәбе һәм «Бәләкәч» клубы балаларын форум җирлеге белән таныштыру, шулай ук катнашучыларның күпкырлы үсеше өчен шартлар тудыру.
«Мин Сәләткә беренче тапкыр 1994 елда килдем. Ул вакыттан бирле күп нәрсә үзгәрде. Ел саен Сәләт үсә, ә биредәге шартлар яхшыра гына бара. Сәләт балалар тарафыннан төзелә. Безнең бурыч — дөрес мохит булдыру, аларга күпкырлы үсеш өчен барлык кирәкле шартларны тудыру, чөнки нәкъ менә балалар киләчәктә безнең эшне дәвам итәчәк», — дип уртаклашты ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» Рәссәй балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.
Сменада Татарстанның атказанган артисты, Сәләт активисты Илназ Сафиуллин чыгыш ясады. Аның җырларына Сәләтнең бер генә буыны биемәде. Илназ Сафиуллинның һәр җыры хит, Сәләт яшьләренең барысы да диярлек аның җырларын яттан белә.
«Сәләт һәрвакыт минем тормышымның мөһим бер өлеше булды һәм бүгенге көнгә кадәр мин аның белән дусларча мөнәсәбәтләрдә кала бирәм. Мине монда һәрвакыт колач җәеп каршы алалар, ә быел мин монда гаиләм белән бергә кунакка килдем. Сәләт – ул үзеңне һәрвакыт яшь итеп хис итә торган урын. Форум бер урында гына тормый - даими рәвештә яңа проектлар барлыкка килә, лагерь территориясендә шартлар яхшыра һәм бу бик шатландыра», - дип бүлеште Сафиуллин.
Алда катнашучыларны «Cәләт» форумының дүртенче сменасы - Медиа Биләр Форум (Медиа /Media) көтә. Ул 19 июльдән 25 июльгә кадәр узачак һәм медиаресурслар белән эшләүнең актуаль ысулларына багышланачак.
Иҗади лабораторияләр һәм остаханәләр вакытында балалар медиа дөньясына чума, шулай ук алган белемнәрен практикада кулланып карый алачак.
Форум Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.