Тере татар музыкасы һәм милли киемнәр модасы: Казан Кремлендә «Дәртфест» фестивале узачак

2023 елның 25 августы, җомга

30 август, шәһәр һәм Республика көнендә, Казан Кремле территориясендә «Дәртфест» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Биредә Татарстанның яшь музыкантлары чыгышы, осталар ярминкәләре, шулай ук татар милли киемнәрен күрсәтү көтелә.

Шәһәр халкының популяр ял итү урыны булган урында Yummy Music иҗат берләшмәсе артистлары чыгыш ясаячак: Azat Gilmetdin, Qaynar лабораториясе, Juna фолк-төркеме, Gauga рок-төркеме. Ә концерт Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Эльза Заяри, Илгиз Шәйхразиев һәм Эльвира Мифтахова катнашында Yummy Music Band төркеменнән Илһам Шакировка багышлау белән тәмамланачак.

Туплар сарае ишегалды сәхнәсендә танылган һәм яңа гына эшли башлаган татар поп-артистлары чыгыш ясаячак: Марат Яруллин, Илшат Сафин, рэпер Шәкур, Артур Исламов, Анастасия Макарова, блогер Раил Арсланов («Хижина музыканта»), «Дышать», Лилиана Газизова, Айрат Хәйруллин, Алиянур, Yatmas Dusai һәм Said Olur.

Шулай ук бу көнне милли үзенчәлек белән эшләүче Татарстан осталары катнашында Мода күрсәтү узачак. Алар ярминкәдә тагын да күбрәк булып тәкъдим ителәчәк.

Фестивальгә бөтен гаилә белән килергә була-биредә балалар мәйданчыгы да эшләячәк. Анда Апуш студиясеннән театр күрсәтүләрен, Абау спектаклен, Созвездие-Йолдызлык фестивале коллективлары чыгышларын, САФ радио иҗади остаханәсен, Шаян ТВ уеннарын күрергә булачак.

Фестивальне оештыручылар-Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

Мәгълүмати партнерлар булып Insight People продюсерлык үзәге Идель яшьләр журналы тора.

Фестиваль программасы:

15.00-22.00 концерт программасы

12.00-21.00 осталар ярминкәсе

12.00 - 17.00 балалар зонасы

15.00-17.00 мода күрсәтү

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International