Татарстаннан 250 кеше Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашачак

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

2024 елда Бөтендөнья яшьләр фестивале Россиядән һәм якын һәм ерак чит илләрдән 20 меңнән артык яшь активистны берләштерәчәк. Фестиваль 1 марттан 7 мартка кадәр Сочида узачак, ә аннан соң бер атна дәвамында чит ил катнашучылары Россия төбәкләренә барачак.

Бөтендөнья яшьләр фестивалендә Россиядән һәм чит илләрдән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 20 мең кеше катнаша ала, шул исәптән яшь галимнәр, IT-белгечләр, медиа һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, экологлар, эшмәкәрләр, спортчылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, инженерлар, туризм, авыл хуҗалыгы, агротехнологияләр, урбанизация һәм уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру өлкәсендәге белгечләр, волонтерлар, волонтерлык һәм хәйрия оешмалары һәм башкалар. Моннан тыш, фестиваль хәрәкәте тарихында беренче тапкыр чарада катнашу мөмкинлеге 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләргә биреләчәк — Россиядән 500 һәм чит илләрдән 500.

«Бу - мөһим халыкара вакыйга. Фестиваль программасы гомумкешелек кыйммәтләре җыелмасы тирәсендә төзелә. Бөтен дөнья яшьләре аларны бергә аңларга һәм киләчәк дөньяны ничек төзү турында идеяләр белән уртаклашырга чакырыла. Ул танылган экспертларның дискуссияләрен һәм лекцияләрен генә түгел, ә күргәзмә программасын, мәдәни алмашуны, спорт ярышларын һәм уртак тренировкаларны, ирекле акцияләрне һәм башка интерактив форматларны да үз эченә ала. Катнашу өчен гаризаны 4 ноябрьгә кадәр fest2024.com сайтында тапшырырга мөмкин. Аннары катнашучыларның сайлап алу этабы узачак һәм республикадан делегация составына керүчеләрнең исемлеген игълан итәчәкбез. Татарстанга Квота 250 кеше тәшкил итә», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Искәртеп узабыз, Казанда Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге базасында оештырылган Бөтендөнья яшьләр фестивале волонтерларын җәлеп итү һәм әзерләүнең беренче үзәге эшли башлады.

Министр сүзләренә караганда, Казандагы волонтерларны җәлеп итү һәм әзерләү үзәге Идел буе федераль округы волонтерларын укытачак һәм аларның эшен координацияләячәк дүрт оешманың берсе булды. Барлыгы 180 волонтер сайлап алыначак, шуларның 120се — Татарстан Республикасыннан, ә 60ы — Удмуртиядән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International