ТР Рәисе Татарстан Дәүләт Советына юлламасында Татарстанда яшьләр инфраструктурасын яңартуны югары бәяләде

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда яшьләр инфраструктурасын яңарту буенча берничә зур проект тормышка ашырыла, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасы вакытында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

2023 елда капиталь ремонттан соң республиканың 10 районында һәм шәһәрендә 10 яшьләр үзәге ачу планлаштырыла. Быел 6 яшьләр үзәгендә капиталь ремонт бара, шуларның 4 се яңартылган форматта яшьләр өчен үз ишекләрен ачты инде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2023 елда яңа яшьләр үзәге Теләче районында барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сөйләде.

Ул яшьләр өчен инфраструктура, шул исәптән «Мәгариф» милли проектының «Яшьләр өчен төбәк» федераль программасы ярдәмендә дә үсеш ала, дип өстәде. Татарстан җиңүче төбәкләрнең берсе булды, 2023 елда Казандагы «Вертолет» яшьләр үзәгенә һәм Әлмәт Яшьләр үзәгенә капиталь ремонт ясау өчен федераль бюджеттан 130 млн сумнан артык субсидия, шулай ук яшьләр сәясәте учреждениеләре белгечләре өчен медиаүзәкләр челтәрен һәм белем бирү программаларын үстерү, яшүсмерләр һәм яшьләр белән психологик-педагогик һәм патриотик эшне көчәйтү чаралары алды.

Быел Татарстан шулай ук 2024 елда да Казандагы Химиклар мәдәният йорты базасында республика яшьләр үзәгенә капиталь ремонт үткәрүгә һәм яшьләр өчен системалы чараларны гамәлгә ашыруга һәм яшьләр сәясәте тармагы хезмәткәрләренең компетенцияләрен арттыруга федераль бюджеттан 188,5 млн сум күләмендә субсидия алачак.

Быел 5 яшүсмерләр клубына капиталь ремонт ясау өчен 128 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Яңартылган яшүсмерләр клубларында медиа, арт-пространстволар, музыка студияләре, кулинар, тегү остаханәләре, үз душ һәм киенү бүлмәләре белән спорт залы, театр залы, музыка студиясе һәм башка күп нәрсәләр барлыкка килә. Шул исәптән, яшүсмерләр клублары яшьләр инфраструктурасы булмаган районнарда да барлыкка килә. «Яшүсмерләр клубларының матди базасын капиталь ремонтлау һәм ныгыту программасы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән 2015 елдан гамәлгә ашырыла, һәм бу чорда 171 клуб ремонтланган, шул исәптән 3 яңартылган клуб быел ачылды», - дип билгеләп үтте ул. Бүгенге көндә Татарстанда 30 шәһәрдә һәм районда 227 яшьләр (яшүсмерләр) клубы эшли. Яшьләр күңелләренә хуш килгән шөгыль сайлый һәм монда бушлай шөгыльләнә ала. Беренче тапкыр яшүсмерләр клублары Норлат һәм Әлки районнарында барлыкка килә.

Ринат Садыйков ассызыклаганча, яшьләр объектлары авылларда да барлыкка килә. Бу тагын бер кат шуны исбатлый: яшәү урыны нинди генә булмасын, яшьләр өчен тигез мөмкинлекләр барлыкка килә. Мәсәлән, Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендә бу вакытка кадәр яшьләр объектлары булмаган. 1962 елда төзелгән бина яшүсмерләр клубы итеп ремонтлана. 

Быел Татарстанның 13 балалар сәламәтләндерү лагеренда да капиталь ремонт үткәрелә. Мәсәлән, Биектау районында «Добрый» лагере – Россиядә беренче ирекле лагерь ачыла. Балалар һәм яшьләр өчен үз ишекләрен быел июнь аенда Әтнә районында «Чулпан» лагере ачты, ул сменасына 128 баланы кабул итә алачак. Шул исәптән иске объектларны ремонтлау белән бергә гамәлдәге лагерьларда яңа корпуслар да төзелә.

«Татарстан Республикасы гаризасы 2023 елда Россия Мәгариф министрлыгы үткәргән Федераль сайлап алуда җиңүче булды. Шуның аркасында быел Тәтеш районының «Чайка» лагеренда ике яңа корпус барлыкка киләчәк», – дип белдерде Ринат Садыйков.

«Җәй – балаларга» балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасы 2019 елдан республика җитәкчелеге ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Программа кысаларында 4,3 млрд сумлык 29 балалар сәламәтләндерү лагеры ремонтланган, реконструкцияләнгән һәм төзелгән.

Яшьләр арасында тискәре социаль тәртипне кисәтүдә адреслы психологик ярдәм һәм психокоррекция эшен оештыру мөһим корал булып тора. Бу максатлар өчен балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәкләре булдырылган һәм актив үсеш ала.

2022 елда беренче тапкыр психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырылды, Татарстан Республикасының 5 муниципаль берәмлегеннән 15 объектта ремонт эшләре башкарылды, ремонт эшләренең гомуми күләме 304,9 млн сум. 2023 ел программасына Татарстан Республикасының 4 муниципаль берәмлегендә 10 үзәкне капиталь ремонтлау кертелгән-ачышлар быел көздә планлаштырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен психологлар эше 150 000 нән артык яшүсмер һәм яшьләрне үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International