Татарстанда районнарында яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грантлар конкурсының гаризалар бирү кампаниясе башланды

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Яшьләр министрлыгы республика шәһәрләре һәм районнарының яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга грант конкурсының гаризалар кабул итү кампаниясен башлап җибәрә. Грант конкурсының гомуми бюджеты 50 млн сум тәшкил итә. Гариза бирүнең соңгы көне  - 27 октябрь.

Конкурста яшьләр үзәкләре, яшүсмерләр клублары, балалар сәламәтләндерү лагерьлары, «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиеләре үзәкләре һәм балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәкләре катнаша ала.

«Районнарда яшьләр сәясәте учреждениеләренә ярдәм грант конкурсы-Татарстанда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган моңарчы күрелмәгән һәм уникаль ярдәм чарасы. Ул 2022 елдан бирле үткәрелә, һәм без монда алынган акчалар ярдәмендә гамәлгә ашырылган бик күп әһәмиятле инициативаларны күрдек.Бу нәкъ менә республика районнарында яшьләргә конкрет, предметлы ярдәм. Конкурс инде өченче тапкыр үткәрелә. Җиңүче проектлар киләсе ел дәвамында гамәлгә ашырылачак», – дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Беренче грантлар конкурсы нәтиҗәләре буенча ТРның 34 муниципаль берәмлегеннән 56 проект, ә икенче сезонда Татарстанның 37 районыннан һәм шәһәреннән 60 проект ярдәм алды. Икенче сезон проектлары агымдагы ел ахырына кадәр яшьләр сәясәте учреждениеләре тарафыннан актив гамәлгә ашырыла. 

Мәсәлән, «Gаилә Gаҗәеп Gаләм» проекты кысаларында(грант суммасы 560 мең сум) Балтач районының яшь гаиләләре гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән мастер-классларда, иҗади конкурсларда катнаштылар. Балык Бистәсе районында «ФОРПОСТ» үзәге «Гаилә тарифы» проектын тормышка ашыру өчен 1 млн сумлык грант отты, аның кысаларында июль аенда 50 яшь эшмәкәр укыту программасын үтте, ә аннары үз продукциясен күргәзмә-ярминкәдә тәкъдим итте.

Конкурста катнашу өчен документлар пакеты Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына (Казан шәһәре, Сафьян ур., 5 йорт) тапшырыла. Проектлар яшьләр аудиториясенә һәм муниципаль районнарда дәүләт яшьләр сәясәтен үстерү бурычларын хәл итүгә юнәлдерелергә тиеш.

Конкурсның нигезләмәсе белән ТР Яшьләр министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International