«Яшьлек» тапшыруы интервьюга яшь артистларны, музыкантларны, җырчыларны, язучыларны һәм автор-җырчыларны чакыра. Анда алар үзләренең талантлары белән таныштыра һәм иҗади юллары турында сөйли алачак.
Тапшыру YouTube-та быелның августында эшли башлый.
Проектның авторы һәм алып баручысы-КФУның «Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты» татар журналистикасы факультеты студенты Гөлназ Рәшитова. Программа тулысынча татар телендә чыга.
«Яшьлек» тапшыруы талантлы яшьләр белән эшләүгә һәм татар телен саклауга юнәлдерелгән.
Тапшыру атнага 1 тапкыр YouTube платформасында Вконтакте ГБУ Таткультресурсцентра төркемендә, шулай ук авторның Вконтакте битендә чыгарыла.