XI ачык республика фестиваленең гаризалар бирү кампаниясе 5 октябрьгә кадәр озайтылды. Бүгенге көнгә якынча 120 предприятие гариза биргән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
Быел чара өч зона этабыннан һәм Казандагы финалдан торачак.
«Теләсә кайсы предприятие коллективы фестивальгә килә һәм үз талантларын Әлмәт, Чаллы һәм Казанда зона этапларында, шулай ук 20 ноябрьдә узачак финалда күрсәтә ала. Бүген эшләүче яшьләр станоклар артында, предприятиеләрдә югары нәтиҗәләр күрсәтү генә түгел, ә иҗатта да үз – үзләрен камилләштерү мөмкинлеге дә бар», - дип билгеләп үтте спикер.
Ул ассызыклаганча, «Наше время– безнен заман» фестивален үткәрү яшьләрнең иҗади яктан үз-үзләрен күрсәтә алуына гына түгел, ә республика һәм ил икътисадына да уңай йогынты ясый.
«Икътисад предприятиедә, эш урынында гына түгел, иҗади мәйданчыкларда да формалаша», - дип нәтиҗә ясады Садыйков.
Быел гариза бирү кампаниясендә республиканың 120гә якын предприятиесе һәм ведомствосы катнашты. Шул ук вакытта аның географиясе елдан — ел киңәя бара – Татарстанда ««Наше время–безнен заман» фестивалендә катнашучылар булмаган бер генә муниципаль район да калмаган, дип өстәде Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов.
«Җиңүгә дәгъва итүчеләрнең һәрберсе тулы хезмәт хакында алты айдан да ким булмаган хезмәт стажы расланган җитештерү яки сервис өлкәсен оештыруда штатлы хезмәткәр булырга тиеш», - дип искәртте ул фестиваль кагыйдәләрен.
Приз фонды 4 млн сум тәшкил итәчәк, аның 500 меңен Гран-при иясе алачак. Шулай ук бүләкләр арасында зур кубок, медальләр һәм сувенирлар, дип белдерде фестивальнең генераль продюсеры, Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Дмитрий Туманов.
«Фестиваль Татарстанда узучы милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланачак. Гран-при 500 мең сум тәшкил итәчәк. Ә сез кубокны күрдегезме? Рөстәм Миңнеханов зурлыгы буенча Стэнли Кубогыннан калышмасын дигән бурыч куйды», - дип аңлатты ул.
Зона турлары лауреатлары һәм җиңүчеләре 17-18 ноябрьдә Казанда узачак фестивальнең суперфиналында катнашачак. Гала-концерт Казанның «Пирамида»сында 20 ноябрьдә планлаштырыла.
Фестиваль 2013 елда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.