2023 елның беренче яртыеллыгында ышаныч телефоннарына 12 меңнән артык шалтырату килгән. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ышаныч телефонына еш кына үзеңне кабул итү, җенесләр арасындагы мөнәсәбәтләр, яшьтәшләр, ата-аналар белән мөнәсәбәтләр, уку проблемалары, җәрәхәтләр кичерү һәм башка проблемалар буенча мөрәҗәгать итәләр.
Министр билгеләп үткәнчә, Татарстанда ике ышаныч телефоны эшли – балалар өчен - 8-800-2000-122 һәм яшьләр өчен - 8-800-555-22-20.
Шул исәптән, Татарстан Республикасы яшьләре Казан, Чаллы, Лениногорск, Түбән Кама, Чистай, Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләрендәге балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәкләренә бушлай квалификацияле психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Аларда төркем, индивидуаль консультацияләр үткәрелә, психо коррекция эше алып барыла.
«ТР Рәисенең ярдәме белән 2022 елдан бирле беренче тапкыр психологик-педагогик ярдәм үзәкләренә капиталь ремонт ясала. Татарстанның 5 районында 300 млн сум финанслау белән 15 объект 2022 елда ремонтланган. Хәзер республиканың 4 районында 10 үзәктә ремонт эшләре бара, ә 2024 елда республиканың 5 шәһәрендә 6 үзәкне яңартырга планлаштырабыз. Бу үзәкләрнең эше яшьләргә шәхси ярдәм күрсәтү, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында суицидны кисәтү механизмы» - дип уртаклашты Ринат Садыйков.