«Ел инженеры» IV Республика конкурсының гаризалар бирү кампаниясе башланды. Гаризаны 2023 елның 20 октябренә кадәр конкурсның рәсми сайтында https://инженергодарт.рф. тапшырырга мөмкин.
Конкурс ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән инженер һөнәренең иң яхшы вәкилләрен ачыклау һәм бүләкләү, инженер хезмәткәрләренең хезмәт җәлеп итүчәнлеген һәм профессиональлеген арттыру, яшьләр арасында инженер хезмәтенә кызыксынуны формалаштыру һәм шуның белән төбәк икътисадының төп тармаклары предприятиеләрен квалификацияле инженер-техник персонал белән тәэмин итү максатларында оештырылды.
Конкурс 3 категориядә үткәрелә:
«Булачак инженерлар» категориясендә югары белем бирү оешмаларында, югары белем бирү программалары буенча бакалавриат программалары, белгечлек программалары, магистратура программалары буенча укучылар катнашырга хокуклы.
«Яшьлек, уңыш, перспектива» категориясендә югары белемле, вазифа бурычлары инженерлык эшчәнлеге белән бәйле булган предприятиеләр хезмәткәрләре яки 35 яшькә кадәрге инженерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче югары белем бирү оешмалары хезмәткәрләре, аспирантлары катнашырга хокуклы;
«Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык» категориясендә югары белемле, вазифа бурычлары инженерлык эшчәнлеге белән бәйле булган предприятиеләр хезмәткәрләре яки 35 яшьтән өлкәнрәк инженерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче югары белем бирү оешмалары хезмәткәрләре катнашырга хокуклы.
Республика икътисады тармаклары буенча түбәндәге 12 номинация буенча катнашу мөмкин:
Машина төзелеше (автомобиль төзелеше, суднолар төзү, станоклар төзү һ.б.).
Авиация сәнәгате.
Приборлар, шул исәптән оптик-электрон һәм медицина приборларын төзү.
Радиоэлектроника, элемтә, фотоника, телекоммуникацияләр.
Газ сәнәгате.
Нефть сәнәгате.
Химия, нефть химиясе, биотехнологияләр.
Энергетика.
Җиңел, агач эшкәртү, целлюлоза-кагазь сәнәгате.
Төзелеш, төзелеш материаллары җитештерү.
Транспорт, юл хуҗалыгы.
Авыл хуҗалыгы, азык-төлек, эшкәртү сәнәгате.
Конкурс 2 этаптан тора: онлайн һәм турыдан-туры катнашу. Беренче этап кысаларында гаризала кампаниясе һәм турыдан-туры катнашу этабында катнашучыларны сайлап алу буенча конкурс комиссиясе эше үткәрелә. Әлеге этап ике көнлек күчмә семинардан гыйбарәт булачак, ул мастер-класслар, тренинглар, тестлар үткәрү һәм конкурс эшләрен яклауны үз эченә алачак.
Конкурс турында тулы мәгълүмат Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында урнаштырылган.