Казанда 10-17 яшьлек балалар өчен «Выбор» проекты старт ала. Бу дәресләргә йөрү ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртырга һәм баланың шәхси ресурсларын ачарга мөмкинлек бирәчәк.
Сентябрьдән ноябрьгә кадәр атнага 2 тапкыр «Игелекле Казан» коворкингы базасында 10 баладан торган төркемнәр өчен практик оффлайн-дәресләр узачак. Моннан тыш, педагогика, психология һәм медицина өлкәсендә экспертлар белән даими очрашулар, шулай ук ата-аналар өчен практик семинарлар планлаштырыла.
Тулырак мәгълүматны 89872391217 телефоны буенча яки «Выбор» проектының социаль челтәрләрендә язып алырга яки белергә мөмкин.
Проект «Иоанн Кронштадтскийның хезмәт сөю йорты» белән берлектә «Алдынгылар хәрәкәте» грант конкурсында җиңүче тарафыннан гамәлгә ашырыла.