2024 елда Татарстан балалар лагерьларында профильле сменалар конкурсына 140тан артык программа тапшырылган

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының балалар ялын оештыручылар, барлык ял формаларындагы балалар сәламәтләндерү учреждениеләрен, шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләрен, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларын тәкъдим итүчеләр, шәхси эшмәкәрләр 2024 елда Татарстанның балалар лагерьларында гамәлгә ашыру программаларын тәкъдим итәләр.
Лаеш районының «Волга» яшьләр үзәге базасында балалар һәм яшьләр ялы республика профильле программалары смотры 4-6 октябрьдә узачак.
Исегезгә төшерәбез, алдарак гаризалар җыю кампаниясе узган иде. Барлыгы 79 оешмадан дәүләт яшьләр сәясәтенең төп юнәлешләре буенча 143 гариза килгән: гражданлык-патриотик, физкультура-спорт, туристлык-туган якны өйрәнү, социаль-педагогик, интеллектуаль, тел, иҗади, IT-сменалар.
Катнашучыларны компетентлы эксперт комиссиясе тыңлаячак, аның составына ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева җитәкләгән балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия әгъзалары, Татарстан Республикасында балалар ялын оештыруны күзәтүче министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, психологлар, практик педагоглар керәчәк.
 «Дәүләт тарафыннан финансланачак профильле сменаларны сайлап алу өчен, без ел саен ачык конкурс үткәрәбез, анда һәр оешма сменаның максатларын, бурычларын, чараларын, кадрлар составын тәкъдим итә. Монда җитәкченең компетенциясеннән алып балалар лагеренда кулланыла торган музыкаль һәм визуаль материалга кадәр барысы да мөһим. Һәр смена программасы җентекләп сайлап алына. Бүген балалар лагере яшүсмерләрне социализацияләү һәм шәхси үстерү өчен мөһим мәйданчык булып тора», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Ул, шул исәптән, барлык балалар сәламәтләндерү лагерьларында бердәм гамәлләр, дәүләт флагларын күтәрү тантаналары, шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкару көннәре кертелүен өстәде.
Искәртеп узабыз, бүгенге көндә 2023 елда 40 меңнән артык кешене колачлаган 88 республика профильле программасы үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International