6 октябрь 10.00 сәгатьтә Чаллы шәһәренең «Камаз» мәдәният йортында (Тынычлык проспекты, 87/22) «Наше время – Безнең заман» XI ачык республика эшләүче яшьләр иҗаты телевизион фестиваленең беренче зона этабын ачу тантанасы була.
Быел «Наше время – Безнең заман» фестивале Татарстанда инде 11 нче тапкыр үткәрелә. Быелгы фестивальнең приз фонды 4 млн сум тәшкил итә. Гран-при иясе 500 мең сум күләмендә акчалата приз алачак, «Безнең заман герое» махсус призы иясе 350 мең сум алачак. Фестивальнең җиңүче командалары һәм лауреатлары кубоклар белән бүләкләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, узган елгы Гран-прига «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ командасы ия булды. «Безнең заман герое» бүләге «КАМАЗ» ААҖ командасына тапшырылды.
Фестивальнең зона этапларында катнашучылар традицион рәвештә хореография, музыка һәм дан минуты номинацияләрендә ярышалар. Суперфиналда командалар шулай ук «Безнең предприятие-илебезнең горурлыгы» дигән сәламләү – презентация әзерлиләр.
6 һәм 7 октябрьдә узачак фестивальнең беренче зона этабы 200дән артык катнашучыны җыячак. Чаллы этабында катнашу өчен республика предприятиеләреннән һәм оешмаларыннан (балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, «Челтәр компаниясе» Түбән Кама электр челтәрләреннән, Алабуга электр челтәрләреннән, «Татэнерго» АҖ филиалыннан, Чаллы ТЭЦыннан, ТАНЕКОдан һ.б.) барлыгы 30лап гариза бирелгән, шәхси зачетта – 40ка якын гариза. Чаллы этабында гомумкоманда зачетында җиңү өчен көрәшүче биш команда тәкъдим ителәчәк: ПАО КАМАЗ, предприятие KAMA TYRES, АО Аммоний, Түбән Кама районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм СИБУР Нижнекамскнефтехим.
Фестивальнең зона этапларының үзгәрешсез өлеше булып белем бирү программасы тора, ул жюри әгъзаларыннан федераль һәм республика дәрәҗәсендәге әйдәп баручы сәнгать осталарыннан мастер-классларны үз эченә ала.
Яр Чаллыда ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Шәһәрдән юл» бию театры студиясе җитәкчесе Лилия Баһаутдинова (заманча хореография буенча мастер-класс), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры труппасы мөдире Алина Ивах (вокал буенча мастер-класс) һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Үзәк сәхнә практикасы, режиссер-куючы Владимир Аносов (Мәскәү) үз осталыклары белән уртаклашачаклар. Соңгысы «Эстрада номеры режиссурасы нигезләре» мастер-классын тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, ике көн дәвамында фестивальнең конкурс номинацияләре буенча жюри әгъзалары белән түгәрәк өстәлләр узачак.
Киләсе зона этабы Әлмәттә (13-14 октябрь), йомгаклау этабы Казанда 20-21 октябрьдә узачак. Зона турлары лауреатлары һәм җиңүчеләре 17-18 ноябрьгә планлаштырылган фестивальнең суперфиналында катнашачак һәм Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узачак. Гала-концерт Казанның «Пирамида»сында 20 ноябрьдә узачак.
Узган сезонда фестивальдә 185 предприятие, оешма һәм учреждение вәкилләре катнашты, 1600дән артык катнашучы үз талантларын күрсәтте. 10 ел эчендә «Наше время — Безнең заман»да 10 меңнән артык кеше катнаша.
Фестивальдә гадәттәгечә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Татарстан учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары вәкилләре катнаша. Узган ел катнашучыларның яшь цензы 45 яшькә кадәр арттырылды. Дөрес, 35 яшьтән 45 яшькә кадәрге катнашучылар иҗат коллективы составында гына чыгыш ясый алмаячак. Шул ук вакытта «Өлкән» катнашучылар саны чыгыш ясаучы коллективның гомуми санының 50% тан артмаска тиеш. Быелгы фестиваль өчен бу тәртип шулай ук саклана.
2013 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган «Наше время — Безнең заман» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.