Казанда «Авангард» хәрби хезмәт нигезләре буенча 10 нчы сыйныф егетләре өчен 5 көнлек республика җыеннары башланды

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

«Авангард» хәрби хезмәт нигезләре буенча 10 нчы сыйныф егетләре өчен 5 көнлек җыеннар башланды. Җыеннар «Патриот» республика яшьләрне спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләү үзәге базасында уза. Биредә Зеленодольск районыннан 120дән артык кеше катнашты.

Үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова 2022 елның апрелендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Патриот» үзәге базасында беренче тапкыр 10 нчы сыйныф егетләре белән хәрби хезмәт нигезләре буенча җыеннар уздырылуын билгеләп үтте. Узган елда республикабызның 3000нән артык егете хәрби хезмәт нигезендә практик күнекмәләр ала алды. «Биш көн эчендә сез тәҗрибәле инструкторлар җитәкчелегендә әзерләнергә тиеш. Гомумхәрби уставлар, тактика, ут әзерлеге, хәрби-тактик медицина, тормышка янаган төрле кораллардан саклану буенча белем алырга. Җыеннар сезнең тормышыгызда якты һәм истә калырлык вакыйга булыр, сез яңа белемнәр алырсыз, яңа дуслар табарсыз дип өметләнәбез»,-дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Үз чиратында, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина билгеләп үткәнчә, бу традицион җыеннар: «ОБЖ предметы кысаларында укучылар башлангыч хәрби әзерлекне дә– иминлек нигезләрен һәм Ватанны саклауга өйрәнәләр. Бу җыеннар бу курсның практик өлеше булып тора».

2023 елда чаралар белән 3 меңгә якын укучыны 3 үзәк базасында колачлау планлаштырыла: «Патриот» республика үзәге (Казан шәһәре), «Патриот» МБУ (Түбән Кама шәһәре), «Ватан» МБУ (Чистай шәһәре).

Биш көн дәвамында укучылар строевой, ут, хәрби-медицина һәм тактик әзерлек нигезләре, шулай ук РХБЗ һәм устав нигезләре кергән курслар үтәләр. Мәктәп укучылары өчен җыеннар бушлай, аларга яшәү урыны, туклану һәм форма бирелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International