Иреклелек өлкәсендә «Игелекле Татарстан» Республика премиясенең гаризалар бирү кампаниясе дәвам итә. Премия җиңүчеләре - республиканың волонтерлар берләшмәсе лидерлары төрле юнәлешләр буенча билгеләнәчәк: Сәламәтлек саклау, экология, инклюзия, мәдәният, вакыйгалар юнәлеше, СВО үткәрү зонасында ярдәм кхрсәтүчеләр, ирекле эшчәнлекне оештыручылар, шул исәптән коммерцияле булмаган оешмалар, уку йортлары, бизнес вәкилләре дә кабул ителә. Волонтерлар премиядә 3 юнәлеш буенча катнаша ала: «волонтерлар», «командалар», «Бизнес». Татарстан Республикасының «Ел волонтеры» аерым билгеләнә.
Узган ел җиңүче булып Казан федераль университеты студенты Аммар Хөсәен танылды, ул илдә иң күп сәгать – 2300 сәгать эшләде, Якутиядә янгын сүндерүдә, СВО үткәрү зонасында гуманитар миссияләрдә катнашты.
Искәртеп узабыз, социаль җаваплы шәхес тәрбияләү - Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Мәгариф» милли проектының бер максаты булып тора.
Волонтерларның казанышларын бәяләүне премиянең эксперт советы гамәлгә ашыра, аңа республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, профильле ирекле берләшмәләр лидерлары һәм Татарстан Республикасының ирекле ресурс үзәге хезмәткәрләре керә. «Игелекле Татарстан» премиясенең үзенчәлекле ягы-республика волонтерларының яки оешмаларының шәхси казанышларын һәм иҗтимагый проблемаларын хәл итүне бәяләү.
Премиянең гариза кампаниясе 20 октябрьгә кадәр дәвам итә. Гаризаны сылтама буенча тутырырга мөмкин. Конкурсның нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин. Бүләкләү тантанасы ел ахырында Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында узачак.
«Өченче ел рәттән без Татарстан Республикасы ирекле берләшмәсен бер мәйданчыкта җыябыз. «Игелекле Татарстан» премиясе һәр волонтерга яки оешмага үзе турында белдерергә һәм бөтен республикага үзенең игелекле эшләре турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Бу безнең республика гражданнарының патриотик һәм фидакарь гамәлләрен ачыклау өчен нәтиҗәле корал. Татарстанның игелекле җыелма командасы, без сезнең гаризаларыгызны көтәбез!», - дип уртаклашты «Татарстан Республикасы иреклеләр мәгълүмат-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының башкарма директоры Айрат Мөбарәкшин.
2022 елда «Игелекле Татарстан» Республика премиясенә 18 номинация буенча 289 гариза бирелгән. 2023 елда структур үзгәрешләр кертелде һәм премия өч юнәлеш буенча үткәреләчәк: волонтерлар, командалар, бизнес.
Премияне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Татарстан Республикасы Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы оештыра.
Элемтә өчен: Тимур Галәлетдинов, Татарстан Республикасы «Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының башкарма директоры ярдәмчесе, премия менеджеры, Тел.: +7 (900) 322-16-99,Timur.Galyalutdinov@tatar.ru.