13 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният йортының концерт залында XI ачык республикакүләм телевизион «Наше время – Безнең заман» фестиваленең икенче зона этабын ачу тантанасы була.
Фестивальнең беренче зона этабы 6-7 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә үтте. Әлмәт этабында барысы 250 эшләүче яшьләр вәкилләре катнаша. Фестивальдә катнашу өчен республиканың 50дән артык предприятиесе һәм оешмасыннан, шул исәптән 50гә якын шәхси гариза кабул ителде.
Гомумкомандалар зачетында дүрт команда катнаша: Норлат территориаль «Татнефть» акционерлек җәмгыятенең беренчел профсоюз оешмасы, Чистай шәһәре үзәк хастаханәсе, «Татэнерго» филиалы Зәй ГРЭСы һәм Зәй муниципаль районы башкарма комитеты.
Традиция буенча фестивальнең зона турында катнашучылар «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә көч сынашачаклар.
Йомгаклау этабы 20-21 октябрьдә Казанда узачак. Зона туры лауреатлары һәм җиңүчеләре фестивальнең суперфиналында катнашачаклар. Ул Казанда 17-18 ноябрьдә үтәчәк. Гала-концерт 20 ноябрьдә «Пирамида»да үтәчәк.
Фестивальнең иң әһәмиятле өлеше – белем бирү программасы. Ул үз эченә жюри членнарыннан мастер – классларны алган. Алар – республика һәм федераль дәрәҗәдәге әйдәп баручы сәнгать осталары:
ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Баһаутдинова(хореография), ТР атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе сәнгать җитәкчесе, режиссер Дмитрий Платонов («Эстрада номеры режиссурасы нигезләре ), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Сцена практикасы үзәге» региональ иҗтимагый оешмасы президенты, режиссер-постановщик Владимир Аносов (Мәскәү). Болардан тыш, фестивальнең конкурс номинацияләре буенча ике көн дәвамында түгәрәк өстәлләр үтәчәк.
Быел фестиваль Татарстанда 11нче тапкыр уза. Аның приз фонды 4 млн сум тәшкил итә. Гран-при иясе 500 мең күләмендә акчалата бүләккә лаек булачак. «Безнең заман герое» махсус бүләге – 350 мең. Җиңүче командалар һәм фестиваль лауреатлары кубоклар алачаклар.
Узган елда Гран-прига «Юл хәрәкәте иминлеге» командасы лаек булган иде.
«Безнең заман герое » призы «КамАЗ» командасына бирелде.
Үткән сезонда фестивальдә 185 предприятие, оешма һәм учреждение вәкилләре катнашты. Ә үз талантларын 1600дән артык катнашучы күрсәтте. 10 ел эчендә «Наше время — Безнең заман» фестивалендә 10 меңнән артык кеше катнашты. Традиция буенча фестивальдә 18яшьтән 35 яшькә кадәрле булган предприятие, оешма, учреждение вәкилләре катнаша. Узган елда фестивальдә катнашу яше 45 яшькә кадәр озайтылды.
«Наше время — Безнең заман» фестивале 2013 елда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы тарафыннан оештырылган һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе кул астында үтә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр «Наше время – Безнең заман» фестивале өчен тавыш бирә алалар.
Илнең төрле төбәкләре уңышлары «Россия» халыкара күргәзмә-форумына тәкъдим ителәчәк. Ул 2023 елның 4 ноябреннән 2024 елның 12 апреленә кадәр узачак.