Әлмәт шәһәрендә үткән «Наше время — Безнең заман» фестеваленең икенче зона туры җиңүчеләре билгеле булды.
Бу этапта барысы 250 эшләүче яшьләр вәкилләре катнашты. Алар «Хореография», «Музыка» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә көч сынашты.
Зона туры нәтиҗәләре буенча командалар зачетында суперфиналга түбәндәге командалар юллама алдылар:
- «Татнефть Профсоюз» төбәкара профсоюз оешмасы;
- Зәй муниципаль районы башкарма комитеты;
- «Татэнерго» филиалы Зәй ГРЭСы;
- «Чистай үзәк район хастаханәсе».
Шулай ук ТР Рәисенең күчмә кубогына һәм Гран-при өчен өченче урынга лаек булган командалар да көрәшә ала: «Транснефть-Прикамье» һәм Норлат территориаль беренчел профсоюз оешмасы
Фестивальдә катнашучыларны Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, ТР Рәисе каршындагы мәдәният үсешенә ярдәм Фонды директоры Нурия Хашимова, РТ Сәүдә һәм сәнәгать министрының беренче урынбасары Радион Карпов, республика профсоюзлар Федерациясе председателе урынбасары Марат Гафаровлар сәламләде.
Фестивальнең зона туры этабының алыштыргысыз өлеше – жюри әгъзалары тарафыннан үткәрелгән мастер-классларны үз эченә алган белем бирү программасы. Аны Республика һәм федераль дәрәҗәдәге әйдәп баручы сәнгать осталары үткәрә. Алар: ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Баһаутдинова(хореография), ТР атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе сәнгать җитәкчесе, режиссер Дмитрий Платонов («Эстрада номеры режиссурасы нигезләре ), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Сәхнә практикасы үзәге» региональ иҗтимагый оешмасы президенты, режиссер-постановщик Владимир Аносов (Мәскәү).
Йомгаклау этабы 20-21 октябрьдә Казанда узачак. Зона туры лауреатлары һәм җиңүчеләре фестивальнең суперфиналында катнашачаклар. Ул Казанда 17-18 ноябрьдә үтәчәк. Гала-концерт 20 ноябрьдә «Пирамида»да үтәчәк.
Быел фестиваль Татарстанда 11нче тапкыр уза. Аның приз фонды 4 млн сум тәшкил итә. Гран-при иясе 500 мең күләмендә акчалата бүләккә лаек булачак. «Безнең заман герое» махсус бүләге – 350 мең. Җиңүче командалар һәм фестиваль лауреатлары кубоклар алачаклар.
Узган елда Гран-прига «Юл хәрәкәте иминлеге» командасы лаек булган иде. «Безнең заман герое » призы «КамАЗ» командасына бирелде.
«Наше время — Безнең заман» фестивале 2013 елда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы тарафыннан оештырылган һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе кул астында үтә.