Казанда IV россиякүләм «Команда ПРОФИ» урта һөнәри белем белгечләре һәм студентлары форумы тәмамланды

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

11-14 октябрьдә урта һөнәри белем бирү белгечләре һәм 1000 студент 4 көн эчендә  белем бирү оешмалары өчен дүрт дәрәҗәдәге студентлар үзидарәсе конструкторын эшләделәр. 11 юнәлеш буенча укулар үтте.

Универсиада авылы мәйданчыгы һәм Казанның өч көллияте (Казан сәүдә-икътисади техникумы, Казан радиомеханика көллияте һәм Казан энергетика көллияте) Россиянең 61 төбәгеннән, шул исәптән Донецк һәм Луганск Халык Республикаларын да кертеп,  урта һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләрен,  экспертлар һәм тренерларны берләштерде. 4 көн дәвамында катнашучылар өчен эш юнәлешендә белем бирү блоклары, дискуссияләр, белем бирү, тәрбия һәм яшьләр сәясәте  өлкәсендә экспертлар белән очрашулар,  эш бирүчеләр, хөкүмәт органнары һәм иҗтимагый оешмалар  вәкилләре белән түгәрәк өстәлләр  һәм тәрбия франшизы ярминкәләре оештырылды.

Чарада «Росатом Корпоратив Академиясе» генераль директоры, яшьләр эшләре Федераль агентлыгы каршындагы Иҗтимагый Советы һөнәри юнәлеше буенча Комиссия рәисе Юлия Ужакина, Яшьләр эшләре Федераль агентлыгы  җитәкчесе киңәшчесе Егор Литвиненко, Россия Яшьләр Союзы рәисе Павел Красноруцкий, ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, РФ Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының   иҗтимагый проектларны гамәлгә ашыру буенча департаменты киңәшчесе Наталья Захарова, Россия Яшьләр Союзы рәисе урынбасары, Росмолодежь каршындагы Иҗтимагый Совет  әгъзасы Анна Аполосова,   «Озын тәнәфес» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башкарма директоры, генераль директорның беренче урынбасары  Валерий Моргуновский,  идарәче директор – Сберның академик партнерлыгы дирекциясе җитәкчесе Андрей Очеретский, Стратегик инициативалары Агентлыгының яшьләр инициативалары Үзәге проектлары директоры  Павел Орехов, «Балачак, гаилә һәм тәрбия институты» лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Надежда Новикова, «Беренчеләр хәрәкәте» идарәсе рәисе киңәшчесе Антон Актуганов һ.б.  катнашты.

Форум кысаларында 2023 елның җәендә үткән россиякүләм урта һөнәри белем бирү оешмаларын  исәпкә алу нәтиҗәләрен, 2021 елда үткән россиякүләм сораштырулар нәтиҗәләре белән чагыштырып,   презентация үтте.

Шулай ук форумны ачу тантанасында «Команда ПРОФИ»  урта һөнәри белем бирү  оешмаларында студентлар үзидарәсен  иң яхшы оештыру буенча россиякүләм конкурсы җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды.  Форум ахырында Конкурс җиңүчеләре барлык катнашучыларга тәрбия франшизлары ярминкәсе кысаларында үзләренең практик эшкәртмәләре буенча презентация үткәрделәр.

Моннан тыш түгәрәк өстәл форматында яшҗләр эшләре Федераль  агентлыгы каршындагы иҗтимагый совет һөнәри навигациясе буенча «Россиядә һөнәри навигация: системаны ничек нәтиҗәле оештырырга» темасы буенча утырыш үтте. Чара кысаларында яшьләрнең һөнәри ориентациясе, проблемалары, эшләп килүче системаны яхшырту буенча мөмкинлекләр буенча фикер алыштылар. Экспертлардан тыш чарада өч фокус-төркем вәкилләре – мәктәп укучылары, һөнәри белем бирү оешмасы стулентлары һәм тәрбия эше буенча директор урынбасарлары катнашты.

Форумның иң төп нәтиҗәсе булып, 4 дәрәҗәдә һөнәри белем бирү оешмалары өчен конструктор эшләү торды. Болар: академик төркем,  структур подразделение, студентлар берләшмәсе һәм белем бирү оешмасында студентлар советы.

 «Шундый зур федераль вакыйгалар, аерым алганда, форум -  урта һөнәри белем бирү системалары өчен үсеш. Мин ышанам, 4 көн буена барган, сез актив катнашкан мәйданчыклар, түгәрәк өстәлләр, сессияләр һәрберегезнең белем копилкасына зур байлык һәм файда булыр. Һәр студентлар советына  масштаблы проектлар, тагын да күбрәк инициативалар күрсәтүегезне телим», - диде ТР Яшьләр эшләре министры  Ринат Садыйков, форумны йомгаклау тантанасында.

Үз чиратында РСМ рәисе  Павел Красноруцкий Татарстан Республикасының кунакчыллыгын билгеләп үтте һәм шундый зур масштаблы чара үздыруны оештыручыларга рәхмәт белдерде. 

 «Команда ПРОФИ»  проекты  2014 елда Удмуртия РСМ оешмасында туды. 208 елда ул гамәлгә ашыру сыйфаты буенча иң яхшы ТОП- 100 проектлар санына керде. Ә 2022 елда ПРОФИ командасы Россия Яшьләр Союзы  федераль проектлары дәрәҗәсенә ия булды.

Форум ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы хөкүмәте  белән берлектә «Россия Яшьләр Союзы» тарафыннан Россия Федерациясе мәгариф Министрлыгы  һәм  Россия урта махсус белем бирү оешмалары директорлары Союзы ярдәмендә үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International