Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне республикабыз тарихындагы мөһим вакыйга белән чын күңелдән котлыйм – нәкъ өч дистә ел элек республика парламенты «Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте турында» Закон кабул итте. Узган гасырның авыр 90 нчы елларында ул илдә яшьләргә ярдәм итү өчен беренче норматив-хокукый документларның берсе була. Бу юнәлештә системалы эшкә көчле импульс бирә, яшьләр сәясәтен республика өчен өстенлек итеп билгели, инициативаларны тормышка ашыру һәм һөнәри үсеш өчен киң мөмкинлекләр ача.
Узган елларда бик күп эш башкарылды. Алда- тагын да зур планнар. Без Татарстан Республикасында зур илебезнең барлык почмакларыннан талантлы һәм тырыш яшьләр өчен үзенә күрә җәлеп итү үзәген булдырырга омтылабыз. Бездә үз-үзебезне тормышка ашыру, нәтиҗәле уку, карьера баскычында уңышлы алга бару, нык гаилә кору һәм балалар тәрбияләү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.
Профильле министрлык, Яшьләр парламенты һәм яшьләр хөкүмәте актив эшли. Күп еллар дәвамында Татарстан Яшьләр инфраструктурасын үстерү темплары буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында алдынгы позициядә тора. Барлык муниципаль берәмлекләрдә яшүсмерләр клублары, лагерьлар, иҗат үзәкләре һ.б. эшли. Инде гамәлгә ашырыла торган һәм танылган проектлар арасында булачак Иннополис шәһәре, техно – һәм IT - парклар, бизнес-инкубаторлар, Талантлар Университеты бар.
Бу проектларга ел саен дистәләгән миллиард сум акча юнәлтелә. 140 меңнән артык татарстанлы волонтерлык хәрәкәтенә кертелгән. Яшь галимнәребезнең эшләнмәләре Югары республика һәм федераль бүләкләргә лаек була, нәтиҗәле грант ярдәме системасы булдырыла һәм гамәлдә, яңа методикалар һәм заманча укыту технологияләре кертелә. Студентларның хезмәт отрядлары икътисадның төрле тармакларында масштаблы проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә. Елдан-ел актив, сәләтле яшьләр саны арта, алар эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә, бизнес алып бару технологияләрен өйрәнергә һәм финанс грамоталылыгын арттырырга әзер.
Бүген тагын бер тапкыр яшьләребезгә битараф булмаган кешеләр, Ватанның чын патриотлары булуларын телим. Һәрвакыт актив, «Ялкынлы күзләр» белән иҗтимагый тормышта да катнашырга. Бергәләп без Россиянең халыкара аренада абруен тагын да ныгыту, республиканың һәм тулаем илнең алга таба иҗади үсешен тәэмин итү өчен барысын да эшләячәкбез.