ТР Яшьләр эшләре министрлыгында 2024 елга ведомствоның максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча Иҗтимагый совет утырышы узды

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында 2024 елга иҗтимагый максатлар һәм бурычлар формалаштыру мәсьәләсе буенча Иҗтимагый совет утырышы узды.

Исегезгә төшерәбез, дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешенә җәмәгать контроле проекты Татарстанда 2018 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Ел саен Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы билгеләгән экспертлар төркемнәре киләсе елга иҗтимагый максатлар һәм бурычлар буенча тәкъдимнәр төзи. Аннары алар 30 көнлек онлайн тавыш бирүгә чыгарыла.

Утырышта ТР Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире урынбасары Булат Ширеев, ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, министрлыкның максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру буенча экспертлар төркеме, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре, министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

2024 елга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының Иҗтимагый максатлары һәм бурычлары буенча тәкъдимнәр балалар һәм яшьләрне ял итү һәм сәламәтләндерү, инфраструктураны үстерү, патриотиклыкны тәрбияләү, яшь гаиләләргә ярдәм итү, психологик ярдәм күрсәтү һәм яшьләр тормышының башка мөһим өлкәләрен үз эченә ала.

Килгән тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан каралды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталының «Халыкны сораштыру» сервисында узачак ачык онлайн-тавыш бирүгә чыгарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International