Казанда «Наше время — Безнең заман» фестиваленең йомгаклау зона этабында 600 ләп кеше катнашачак

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

20 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм  университетының концертлар  залында эшләүче яшьләрнең иҗади  «Безнең заман – Наше время» XI ачык республикакүләм телевизион фестиваленең өченче зона йомгаклау этабын  ачу  тантанасы үтә».

Фестивальнең беренче зона этабы Яр Чаллы шәһәрендә 6-7 октябрьдә үтте.  Икенче этабы  13-4 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә үтте. Өченче йомгаклау этабы 20-21 октябрьдә Казанда үтә.  Аның катнашучылар 580нән күбрәк эшләүче яшьләр булачак.  Казан этабына республиканың оешма һәм предприятиеләреннән – 120, шул исәптән шәхси -60 гариза бирелде.  Йомгаклау этабына 16 команда тәкъдим ителде. Алар команда зачетында җиңү һәм Гран-при өчен көрәшәчәкләр.

Командалар түбәндгеләр: «Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе» акционерлар оешмасы,   ФКП «Казан дәүләт казна күкерт  заводы», КПАО «Органик синтез», «Элекон Заводы» акционерлык оешмасы,  Горбунова исемендәге Казан авиация заводы  «Туполев» акционерлык оешмасы филиалы, «Юл иминлеге хәрәкәте» оешмасы,  А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, В.И. Шимко исемендәге «НПО «Радиоэлектроника» акционерлык оешмасы, ҖЧҖ «Газпром трансгаз Казан» һ.б. 

Традиция буенча фестивальнең зона турында  катнашучылар  «Хореография»,  «Музыка» һәм  «Дан минуты»  номинацияләрендә көч сынашалар.

Йомгаклау этабы 20-21 октябрьдә Казанда узачак. Зона туры лауреатлары һәм җиңүчеләре  фестивальнең суперфиналында катнашачаклар.  Ул Казанда 17-18 ноябрьдә үтәчәк. Гала-концерт 20 ноябрьдә  «Пирамида»да үтәчәк.

Фестивальнең иң әһәмиятле өлеше – белем бирү программасы. Ул үз  эченә жюри членнарыннан мастер – классларны  алган. Алар – республика һәм федераль дәрәҗәдәге әйдәп баручы сәнгать осталары.

Быел фестиваль Татарстанда 11нче тапкыр уза. Аның приз фонды 4 млн сум тәшкил итә. Гран-при иясе 500 мең күләмендә акчалата бүләккә лаек булачак. «Безнең заман герое» махсус бүләге – 350 мең.  Җиңүче командалар һәм фестиваль лауреатлары  кубоклар алачаклар.

Узган елда Гран-прига «Юл хәрәкәте иминлеге» командасы лаек булган иде.

«Безнең заман герое »  призы     «КамАЗ» командасына бирелде.

«Наше время — Безнең заман» фестивале 2013 елда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР  Сәүдә  һәм сәнәгать министрлыгы тарафыннан оештырылган һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе кул астында үтә.

 

 

    

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International