Эшкә урнашу яки карьерасын дәүләт гражданлык хезмәте белән бәйләргә теләүчеләр өчен «Вверх!» республика конкурсы башланды. Быел Татарстан Республикасының 19 районыннан 394 гариза кабул ителде. Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча алга таба конкурс сынауларына 49 кеше кертелгән. Ачылу тантанасында аларны ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сәламләде.
«Әлеге мәйданчык республикада гына түгел, федераль дәрәҗәдә дә танылу алды. «Вверх!» быелның язында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы оештырган бөтенроссия конкурсы призеры булды», — дип билгеләп үтте министр.
Ачыш әкренләп дәүләт гражданлык хезмәтенә чуму белән бер көнлек үсеш программасына күчә, аның кысаларында лекторийлар, нетворкинглар һәм кейслар чишелеше уза.
Бер көнлек үсеш программасы дәүләт хезмәткәренең төп күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итәчәк төп конкурс сынауларына старт бирәчәк. Алда катнашучыларны 4 конкурс процедурасы көтә, алар нәтиҗәләре буенча яшьләр Татарстан Республикасы министрлыкларына һәм ведомстволарына стажировкага китәчәк.
«Вверх!» Республика лидерлар конкурсы Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, учреждениеләр һәм оешмалар, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре өчен идарәче кадрлар әзерләү һәм стажировка үткәрү механизмын формалаштыруга юнәлдерелгән.
Конкурс 2009 елдан башлап ел саен ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Иҗади яшьләр академиясе» тарафыннан үткәрелә.