Чаллыда узачак татар яшьләре форумына гариза бирү кампаниясе башланды

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

24-25 октябрь Яр Чаллыда узачак татар яшьләре форумына гариза бирү кампаниясе башланды. Гаризалар 22 октябрьгә кадәр mizgel1919@mail.ru электрон адресына кабул ителә.

Катнашуга Чаллы шәһәренең һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары студентлары һәм татар телен белүче 16-25 яшьлек яшьләр чакырыла.

Катнашучылар үз проектларын эшләячәк, хореография, театр, вокал, КВН, ораторлык осталыгы һәм милли мәдәният элементлары белән бизнес буенча мастер-классларда катнашачак.

Иң яхшы проектлар ел дәвамында «Мизгел» милли мәдәният клубы ярдәме белән гамәлгә ашырылачак. Мәсәлән, үткән еллар проектлары – «Хәрәкәттә-бәрәкәт» (милли татар эстафетасы) һәм «Билге» квест-уены (балаларга текстны тизлеккә тәрҗемә итәргә һәм укырга, озын сүздән күп сүзләр төзергә, фразеологизмнарны дәвам итәргә кирәк булган уен һ.б.) ел саен үткәрелә башлады һәм «Мизгел» клубының эш планына керде.

Форум татар халкының милли үзенчәлеген, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу, яшьләрнең игътибарын татар телен һәм кыйммәтләрен үстерүгә җәлеп итү өчен үткәрелә.

Оештыручылар булып Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Мизгел» милли мәдәният клубы һәм «Нур» яшьләр үзәге тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International