Иртәгә, 22 октябрь 16.00 сәгатьтә, Казан дәүләт мәдәният институтында «Мәктәп классикасы» федераль проекты кысаларында мәктәп театр түгәрәкләре җитәкчеләре һәм педагоглары өчен имтихан тапшырылачак.
Татарстанда «Мәктәп классикасы» федераль программасы (бу РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән Россия укучылар хәрәкәте һәм Б.Щукин исемендәге театр институтының уртак проекты) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты, Иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү буенча «Созвездие-Йолдызлык» республика үзәге һәм «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе ярдәме белән тормышка ашырыла.