«Наше время — Безнең заман» фестиваленең Казан этабы Гала — концертында Россия Герое Рәсим Баксиков катнашты

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

21 октябрь Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Концертлар залында «Наше время — Безнең заман» XI ачык республика телевизион иҗат фестиваленең өченче, йомгаклау Казан зона этабы тәмамланды.

Гала-концертта катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова сәламләде.

«Без фестивальдә катнашучылар белән еш кына җитештерү мәйданчыкларында, цехларда, лабораторияләрдә очрашабыз. Ләкин бүген эшче яшьләрнең иң талантлы вәкилләре үзләренең сәләтләрен сәхнәдә ачачаклар. Талантлы кеше чыннан да һәрнәрсәдә талантлы. Фестивальдә катнашучылар сәхнәдә чыгыш та ясыйлар, заводларда һәм предприятиеләрдә дә эшлиләр. Бу - безнең киләчәгебез», - дип ассызыклады Марат Миңнебаев һәм һәркемгә уңышлар теләде.

Үз чиратында Айгөл Сабирова: «Эшче яшьләргә үзләренең иҗади потенциалын ачу мөмкинлеге бирә торган шундый фестивальләр булуы сөендерә», - дип билгеләп үтте.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына Россия Герое Рәсим Баксиков та кушылды. «Без бүген күргәннәрнең барысы да гаҗәп. Ә бит алар профессиональ артистлар түгел, ә предприятиеләр, оешмалардан килгән кыз-егетләр. Мин хәтта «Оргсинтез»ның,  «Дары» заводының шундый көчле мәдәни программасы барлыгын да белмәдем. Барлык кыз-егетләр дә искиткеч», - дип тәэсирләре белән уртаклашты. Россия Герое фестивальдә катнашучыларга сәхнәдә генә түгел, профессиональ эшчәнлектә дә уңышлар, ә оешма һәм предприятие җитәкчеләренә - фестиваль хәрәкәтендә катнашучы хезмәткәрләренә һәрдаим ярдәм итеп торырга теләде.

Рәсим Баксиков фестивальнең Гран-приена килергә тырышачагын вәгъдә итте. «Мондый кыз-егетләр безгә үз атмосфераларын, мәдәни тормышларын булдырган арада, тасма артында торучыларга җиңелрәк булачак. Без Ватаныбызның монда тыныч, мәдәни тормыш алып баруын күрергә бик телибез», – дип ассызыклады Россия Герое. Ул барысына да тыныч күк теләде һәм фестиваль гимнын башкаруда катнашты.

Фестивальнең беренче зона этабы Яр Чаллыда 6-7 октябрьдә, икенчесе Әлмәттә 13 һәм 14 октябрьдә узды. Соңгы, өченче зона этабы Казанда 20 һәм 21 октябрьдә узды. Казан этабында эшләүче яшьләрнең 600гә якын вәкиле катнашты. Казан этабына республика предприятиеләре һәм оешмаларыннан барлыгы 120дән артык гариза бирелгән. Традицион рәвештә хореография, музыка һәм дан минуты номинацияләрендә ярыштылар.

Казан этабы нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачетында һәм фестивальнең гран-приенда җиңү өчен көрәшә алачак командалар билгеләнде. Бу беренче урынны яулаган командалар: «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, «Казан дәүләт казна дары заводы», «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ һәм С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы- «Туполев» АҖ филиалы, шулай ук икенче урын яулаган командалар: Сибур «Казаноргсинтез», Чүпрәле районының «ТНВ-ТЯГ» яшьләр канаты, А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы. «Каратунское зерно» ҖЧҖ командасы гомумкоманда зачетында өченче урынны яулады. Өч зона туры лауреатлары һәм җиңүчеләре 17-18 ноябрьгә планлаштырылган һәм Казанда узачак фестивальнең суперфиналында катнашачак. Гала-концерт Казанның «Пирамида»сында 20 ноябрьдә узачак.

Быел «Наше время — Безнең заман» фестивале Татарстанда инде 11 нче тапкыр үткәрелә. Быелгы фестивальнең приз фонды 4 млн сум тәшкил итә. Гран-при иясе 500 мең сум күләмендә акчалата приз алачак, «Безнең заман герое» махсус призы иясе 350 мең сум алачак. Фестивальнең җиңүче командалары һәм лауреатлары кубоклар белән бүләкләнәчәк. Узган ел Гран-прига «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ командасы ия булды. «Безнең заман герое» бүләге «КАМАЗ» ААҖ командасына тапшырылды.

2013 елда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан оештырылган «Наше время — Безнең заман» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International