Татарстан районнарында фиджитал-спорт буенча мәктәп лигалары барлыкка киләчәк

2023 елның 23 октябре, дүшәмбе

16-20 октябрь Казанда «Алдынгылар уеннары» Бөтенроссия фиджитал-турниры узды. Фиджитал-спорт буенча ярышларга Россиянең 23 төбәгеннән 602 укучы һәм студент килде. Җиңүче командалар финал «Киләчәк уеннары»нда катнашачак. 

ТР Рәисенең ярдәмчесе, Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов билгеләп үткәнчә: «Хәрәкәтнең бер принцибы-балалар һәм яшьләр булган урында булырга кирәк. Шуңа күрә яшьләр хәзер кибер киңлектә актив булса, без дә анда булырга, кызыклы һәм файдалы альтернатива тәкъдим итәргә тиеш. Безнең өчен бу аралашу мәсьәләсе. Безнең мәктәп фиджитал-лигасын башлап җибәрәбез, ул республика муниципалитетларында узачак.

Бөтенроссия фиджитал-турнирының финал ярышларында беренче урыннар түбәндәгечә бүленгән:

Фиджитал-футбол:

1 урын- Штаген Fifa, Әлмәт;

2 урын Буца, Мәскәү;

3 урын Футболстар, Санкт-Петербург.

Фиджитал тактик ату:

 

1 урын- ALABUGA CORP, Алабуга;

2 урын-SoK, Яр Чаллы;

3 урын-APT, Әлмәт.

Just Dance буенча Түбән Камадан Әхмәтшин Ислам җиңде

Ярышлардан тыш, катнашучылар «Казан Эскпо»да фиджитал-турнирның «Киләчәк уены» шоуында булдылар. VK Play мәйданчыгында алар төрле форматлы активлыкларда катнаштылар һәм CS GO һәм лазертаг буенча ярышларны, шулай ук «Рубин» футбол клубы базасында футболчыларның күнегүләр ясау урынын карадылар. Универсиада авылында вожатыйлар алар өчен өстәл уеннары кичәсе, квизалар һәм бергәләп кино карау оештырганнар. Футбол һәм ФИФА сөючеләр өчен «Дуслык Кубогы» оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International