КДАТУ төзелеш отрядлары Татарстан җыелма командасы составында Санкт-Петербургта узган халыкара төзелеш чемпионатында берничә бүләк яулады.
«Төзүче һөнәре-ул иҗат. Бүген бу тармакта яшь буынга игътибар бирелүе сөендерә. Халыкара төзелеш чемпионатында Студентлар Лигасында катнашу профессиональ үсешкә зур этәргеч һәм тармакның дөнья лидерларына үз проектлары өчен талантлы белгечләр эзләргә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының студентлар отрядлары штабы җитәкчесе урынбасары Камил Шиһапов.
Казан студентлары түбәндәге номинацияләрдә җиңүче итеп табылды:
- «Торак төзелешендә асылмалы фасад системалары» номинациясендә 1 урын;
- «Гомуми төзелеш эшләре» команда номинациясендә 2 урын;
- «Төзелеш буенча иң яхшы мәйданчык» мультикоманда номинациясендә 3 урын;
«Технологик торба үткәргечләр монтажы» команда номинациясендә - 3 урын.
Моннан тыш, III Халыкара төзелеш чемпионатында беренче тапкыр «Газпром» ААҖ студентлар отрядлары слеты узды. Анда Татарстаннан 17 кеше катнашты, алар җәй көне Россия Студентлар отрядлары составында компания проектларында эшләделәр.
Шулай ук 2023 елның җәендә Татарстан студотрядлары вәкилләре республиканы бөтенроссия һәм төбәкара хезмәт проектларында лаеклы тәкъдим итте. «Казан» студентлар төзелеш отряды күрсәткечләр җыелмасы буенча «Төньяк» Бөтенроссия студентлар төзелешенең иң яхшы отряды булды (Ямал-Ненец автоном округында «Газпром» ААҖ проекты).