Октябрь аенда Татарстанда 7 Игелек.Үзәге ачылды. Игелек.үзәкләре Баулы, Кама Тамагы, Алексеевск һәм Чистай районнарында, берьюлы ике үзәк Бөгелмә районында һәм тагын бер Игелек.үзәге Яр Чаллыда барлыкка килде.
Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путинның 2022 елның 22 декабрендәге яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча РФ Дәүләт Советы утырышы йомгаклары буенча йөкләмәләр исемлеген гамәлгә ашыру кысаларында, Игелек.Үзәкләр илнең барлык төбәкләрендә ачыла.
Игелек.Үзәкләр социаль һәм гражданлык инициативаларын үстерүне дәвам итәчәк һәм үз проектларына өстәмә ярдәм һәм ресурслар алачак. Катнашучылар үз командаларын өйрәтә, нәтиҗәле практикалар базасына керә һәм спонсорларны һәм партнерларны җәлеп итүдә ярдәм ала, тәҗрибә уртаклашу өчен фикердәшләрнең һәм экспертларның иң зур берләшмәсенә кушыла алачак.
«Бүгенге көндә Татарстанда 12 игелек үзәге ачылган инде. Һәр Үзәк – Яшьләр заманча инфраструктурадан файдаланып кына калмыйча, үз-үзләрен күрсәтә алулары өчен кызыклы һәм файдалы активлыклар таба алачак урын», - дип уртаклашты ТР иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге башкарма директоры Айрат Мөбарәкшин.