«XXI гасыр лидеры» конкурсына гариза бирү кампаниясе тәмамлануга ике көн калып бара. Быел 14 яшьтән 25 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары, шулай ук аларның 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге җитәкчеләре катнаша һәм җиңә ала. Гаризалар 30 октябрьгә кадәр сылтама буенча кабул ителә.
Гариза бирү этабында катнашучыларга ике биремне үтәргә кирәк булачак. «Үзең турында сөйлә» - видео төшерергә һәм яшьләр берләшмәсе лидеры һәм аның тәрбия процессындагы роле турында сөйләргә, аннан соң аны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битендә урнаштырырга кирәк булачак. Икенче бирем – «Фикер бар». Катнашучылар «Алдынгылар хәрәкәтенең нинди кыйммәтләре минем эшчәнлегемдә чагылыш таба» дигән темага эссе язарга тиеш булачак. Казанда узачак конкурсның йомгаклау этабында катнашучылар 4 конкурс сынавы уза.
Конкурс Россия Федерациясе территориясендә «Мәгариф» милли проектының «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан үткәрелә.
Конкурсны оештыручылар-балалар һәм яшьләрнең Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте «Алдынгылар хәрәкәте» һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.