Көзге каникул чорында 377 сәламәтләндерү оешмасында 18256 бала һәм яшүсмернең ялы планлаштырылган. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, балалар һәм яшүсмерләр мәктәп яны лагерьларында һәм шәһәр читендәге сәламәтләндерү учреждениеләрендә ял итәчәк. Мобилизацияләнгән гаиләләрдән 700гә якын баланы һәм авыр тормыш хәлендә калган 700гә якын баланы савыктыру планлаштырыла.
Район башлыклары, ведомство коллегалары белән төп бурыч — комплекслы иминлекне тәэмин итү - саклык, туклану, янгын куркынычсызлыгы өстендә эшләячәкбез. Көзге җәйге сменалар кебек үк, программалар да тәрбия һәм кызыклы эчтәлек белән тулыланачак», – дип билгеләп үтте Ринат Садыйков.
Исегезгә төшерәбез, каникуллар вакытында «Җәй» республика үзәге тарафыннан 8(843) 207-28-73 кайнар линия телефоны эшләве оештырылды.