Арча районының 11 сыйныф укучылары ГТО нормаларын тапшырдылар. Катнашучылар үзләрен түбәндәге сынауларда сынап карадылар: идәндә кулларны бөгү һәм җәю; гимнастика эскәмиясендә басып торган хәлдә алга аву; аркада яткан хәлдә идәннән гәүдәне күтәрү; урыннан озынлыкка сикерү; спорт снарядын ыргыту; югары яки түбәннән тартылу; 100м,2 һәм 3 км арага йөгерү.