Бөгелмә районының А.Д. Губин исемендәге яшьләр сәламәтләндерү үзәгендә һәм Лениногорск балалар йортында ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина балалар өчен «Мессенджерлар»темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрес укучыларда цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен үстерүгә, цифрлы этикетның төп принциплары, шулай ук мессенджерларда кулланыла торган технологияләр белән танышуга юнәлдерелгән.
Проект «Цифрлы икътисад» АНО тарафыннан «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.